Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йошкар-Олада булып кайтканнар

«Саба йөзү бассейны физкультура сәламәтләндерү комплексы» коллективы ял көннәрендә күрше республикадагы Йошкар-Ола шәһәренә барып кайткан.

 

"Йошкин кот" музеенда булып марый сырлары бн таныштык, мастер-класс карап, сырны узебез ясарга өйрәндек, төрле төрдәге, ничә көн-еллар сакланган сырлардан авыз иттек. Аннары Кремль мәйданына юл тоттык.

Йошкин кот Йошкар-Ола шәһәренең символы hәм саклаучысы, дигән гыйбарә яши. Без дә шәһәр символы белән фотога тоштек.

Шушы мавыктыргыч, кызыклы экскурсиядән соң хәләл кафеда тәмле ризыклар белән сыйландык. Бөтен коллектив шәһәрнең матурлыгына сокланып, эшләргә көч-дәрт туплап, куңелле тойгылар белән кайтты. Мондый сәяхәтләр безнең күңелләрдә озак сакланыр", - дип хисләре белән уртаклашты коллектив. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев