“Иремне югалтуны авыр кичерсәм дә, тормышта сине сагынып яшәү күпкә авыррак булды”
Язмыш мине дә кайчандыр яратып йөргән кызымнан аерды. Яшьли сөешеп, мәңге бергә булырбыз дип хыялларда йөзеп йөрсәк тә, кавышулар насыйп итмәде.
Юлларыбыз юк кына сәбәптән аерылды: аның авылда каласы килмәде, ә мин, төпчек уллары буларак, әти-әниемне ташлап, читкә китә алмадым. Һәм шуның өчен гомер буе үкенеп яшәдем. Беренче мәхәббәтем Казанга китеп урнашты. Аерылуны бик авыр кичердем, тормышның бер яме дә калмагандай тоелды. Сөйгәнемнең ялларда, бәйрәмнәрдә авылга кайтканын зарыгып көтә идем. Аны ерактан булса да бер күрү минем өчен әйтеп бетергесез шатлык иде. Шулай яши-яши өч ел үтеп китте. Бер бәйрәмдә иптәш егетләр белән “салган баштан” күрше авылга киттек. Анда күңел ачканнан соң иптәшләрем: “Балтаң суга төшкәндәй күпме йөрергә була инде, әйдә, сиңа кыз алып кайтабыз бүген!” – диделәр. Их, белсәм иде шулвакыт гомердә дә төзәтә алмаслык хата ясаячагымны. Иртән йокыдан торгач аңладым-аңлавын да, тик “кунак кызым” китәргә теләмәде.
– “Кияүдән кайткан кыз” исемен күтәреп йөрисем юк, алып кайтасы түгел иде, аннан, мин синеке генә булу турында күптән хыяллана идем инде, килде ул көн, инде моннан беркая да китмим! – дип кырт кисте.
Менә шулай этле-мәчеле башланган парлы тормышның 32 елы үтеп тә китте инде. Шул елларда беренче мәхәббәтемне бер генә көнгә дә оныта алмадым. Аны күрәсе килү теләге көчәя генә барды. Ходай уйларымны ишетте, теләгем беркөнне чынга ашты – тәүге ярым белән очраштык. Яшьлекне сагынуданмы, еракта калган бәхетле көннәрнең инде мәңге кире кайтмаячагын аңлауданмы, өзелеп юксынышуданмы, күрешүгә, күзләребез яшьләнде. Үзем дә сизмәстән, яшьлек ярымны кочагыма алдым. Бер күрешергә тилмереп, сагынып-саргаешып яшәгәнбез икән. Сөйләшеп туя алмадык. Кияүгә чыкса да, пар канат булып озак яши алмаганнар: ире юл һәлакәтендә үлгән. “Иремне югалтуны авыр кичерсәм дә, тормышта сине сагынып яшәү күпкә авыррак булды”, – диде ул. Шул сүзләре белән йөрәгемне телгәләде.
Хәзер көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Минем өчен аның тавышын ишетү дә чиксез бәхет. Исән-имин генә яшәсен дә, якын киләчәктә очрашырга язсын иде үзе белән.
А.И.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев