Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җирле үзидарәчеләр бүләкләнде

Бүген Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов район активы белән агымдагы көнүзәк мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде.

Түбәндәге  көн тәртипләре буенча  чыгышлар тыңланды: 1.Алда торган  чаралар турында (докладчы, Марат Кәримов, аппарат җитәкчесе). 2.Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында (район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов). 3.Каникул  чорында укучыларны эшкә  урнаштыру турында (Данис Габдерахманов, хезмәт, эш белән тәэмин үзәге җитәкчесе). 4. Санитар-экология икеайлыгы турында, (эколог Ришат Билалов). 5. Районда сәүдәнең  актуаль мәсьәләләре турында (Марат Ишниязов, башкарма  комитет җитәкчесе). Киңәшмә  алдыннан  күңелле миссия булды: җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда куйган озак еллар эшләгән муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.   

Җирле үзидарә органнарында куйган хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда куйган  озак еллар намуслы хезмәте өчен  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Миникаев Альберт Ильдар улы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда куйган  озак еллар намуслы хезмәте өчен  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба авыл җирлеге  Башкарма комитеты сәркатибе Мифтахова Нәркиз Хаҗинур кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 Җирле үзидарә органнарында куйган намуслы хезмәте өчен   Тимершык авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Вафина Энҗе Сәүбән кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында куйган намуслы хезмәте өчен  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының исәп-хисап секторы мөдире Шәрәфетдинов Раил Рафил улы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарының исәп-хисап өлкәсендә озак еллар намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мишә авыл Башкарма комитеты баш белгече Андреева Гөлфия Сабир кызы Саба муниципаль  районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Корсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы Саба муниципаль  районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Финанс-бюдҗет палатасының бюдҗет бүлеге начальнигы Мәрдәнова Розалия Латыйп кызы Саба муниципаль  районың Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты оештыру бүлеге начальнигы Хәбибуллина Чулпан Васыйл кызы Саба муниципаль  районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иштуган авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Заһриева Алия Расыйх кызы Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Җирле үзидарә органнарында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Зәйниева Айгөл Валерьевна Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның җирле үзидарә органнарына транспорт хезмәте күрсәтүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы “Яшен” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте машина йөртүчесе Закиров Камил Наил улы Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Иген” авыл хуҗалыгы кредит кулланучылар кооперативы баш хисапчысы Кашапова Алисә Рамил кызы Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Мөбәрәкова Илзия Аграт кызы Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Низамиева Илсинә Марсель кызы Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Ышанып тапшырылган объектларын тиешенчә саклауны тәэмин итүдә намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районың “Хуҗалык- эксплуатация конторасы” муниципаль бюджет учреждениясе вахтеры Салихова Гузэль Рафик кызы Саба муниципаль  районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев