Җирлек башлыклары хисап тота
Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды. График нигезендә беренче булып Түбән Шытсу җирлегендә 2023 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.
Хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре ZOOM платформасы аша гражданнарның сорауларына җавап бирергә әзер иде. Җирлек башлыгы Булат Мәүлетов чыгышында әйтелгәнчә, Түбән Шытсу, Югары Шытсу, Елыш авылларында 638 кеше яши. 2022 ел белән чагыштырганда шәхси хуҗалыклар 12гә артса да, халык саны 26 кешегә кимегән. Үлем-җитем табигый үсешкә караганда 3 тапкыр арткан, пропискадан төшүчеләр 22 кешегә җиткән. Җирлектә былтыр бер никах та теркәлмәгән, 3 гаилә таркалган.
Хезмәт яшендәгеләрнең күбесе “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятисендә эшли. Биләмәдә җиләк үстерү теплицасы төзелеше башланган. Анда 20 кешегә эш урыны булачак. Халык төрле чараларда катнаша, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм күрсәтә, үзара салымны түләми калучылар юк. “2024 ел өчен дә тиешле 341 мең сум җыелып бетте. Әлеге үзара салым Түбән Шытсуда юлларны төзекләндерүгә, Югары Шытсуда балалар мәйданчыгын эшләүгә һәм Елыш авылында зират территориясендә булган агачларны кисүгә тотылачак. Моннан тыш халык мөрәҗәгате буенча Югары Шытсу авылында федераль программа нигезендә Теле2 кәрәзле элемтә вышкасы урнаштырылды”,– дип сөйләде Булат Мәүлетов.
Узган жыенда бирелгән сорауларның үтәлешенә килгәндә, Түбән Шытсуда аренда йортына су төшүне булдырмас өчен канау казылган, урамнарда машиналар тизлеген киметү чарасы күрелгән. Быел авыл кешеләре йорт яны җир кишәрлекләрендә умарта оялары тоту таләпләрен үтәмәүчеләргә зар белдерде. Узган ел бал корты чагудан бер сыер үлгән. Умарталарны тиешле кагыйдәләргә туры китереп тотмау фактларын ачыклау буенча ветеринария берләшмәсенә хат язарга тәкъдим ителде.
Шул ук көнне җыен Сатыш мәдәният йортында да булды. Җирлек башлыгы Фаил Шәфигуллин чыгышында халыкның эшлекле активлыгын яктыртуга зур урын бирелгән иде. Биләмәдә барлыгы 19 шәхси эшмәкәр һәм крестьян фермер хуҗалыгы теркәлгән, 81 үзмәшгуль граждан бар. Быел бер шәхси эшмәкәр Мамалай авылында яңа кибет ачарга планлаштыра. “Җирлектә үз эшләрен җәелдерергә теләүчеләргә буш биналар бар. Мамалай, Сатыш авылларындагы райпо кибетләре, Сатыш клубы бинасы буш. Аларны сатып алырга була. Авыл җирлеге Советы бизнес ачам диюче гражданнарга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”,– диде Фаил Шәфигуллин. Җыенда Сатышның Тукай, Киров урамнарында салынган йортларга газ, су кертү буенча сорауларга район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов җавап бирде. Мамалайның Ленин урамындагы яшәүчеләрне борчыган озын агачларны кистерү дә планда каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев