Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иртәгә һава шартлары начарлануы көтелә: буран, яңгыр һәм көчле җил

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы (төнлә - аязучан) һава торышы саклана.

Төнлә урыны белән бераз җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин.

Моннан тыш, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга, юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һәм көндез көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җилнең юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк һәм төньяк-көнбатышка үзгәрергә мөмкин.

Төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык фаразлана. Шулай ук көнбатыш районнарда көндез кар көртләре булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2..+3 градус (Казанда 0..+2) тәшкил итә. Көндез һава температурасы 0..+5 градуска (көнчыгышта +8 градус) кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, республика территориясендә тотрыксыз һава торышы урнаша. Апрельдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары була.

Бу хакта тулырак: Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев