Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йортында “Көйне таны" дип аталган музыкаль кичә

28нче май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Көйне таны" дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга бар кеше дә ярата, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы.

Уенга яшь һәм кызыксынучанлыкка карап "Заманча җырлар","Татар халык җырлары", "С .Фәтхетдиновның репертуарыннан җырлар", "Әниләр турында җырлар", "Р. Миңнуллин сүзләренә җырлар", “Агач исемнәре кергән җырлар” кебек төрле җыр категорияләре сайлап алынды. Чарада катнашучылар көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын җырладылар. Елмаюлар, яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде. Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев