Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Игелекле эшләр көне" акциясе үткәрделәр

13 нче ноябрь көнне, Бөтендөнья Яхшылык көне уңаеннан, Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Игелекле эшләр көне" акциясе үткәрделәр. Балаларны мөмкин кадәр иртәрәк, балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Без киләчәктә балаларыбызның кем булачагын белмибез, әмма ышанабыз: алар һәрвакыт игелек кылачак. Акциянең асылы - ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Балалар еш кына ялгыз яшәүче Агафонова Валентина апа янына баралар. Бу юлы да балалар аңа хуҗалык эшләре буенча булыштылар. Соңыннан балалар концерт номерлары белән сөендерделәр. Валентина апа балаларга зур рәхмәтен белдерде.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев