Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда яшәүче Иванова Мария Денисовнага - 95 яшь

27нче июнь көнне Иштуган бистәсендә яшәүче тыл ветераны Иванова Мария Денисовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны истәлекле дата белән Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М., Иштуган урта мәктәбе директоры Макаров А.В. котладылар. Мария апага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек теләделәр, шулай ук муниципаль район башлыгы Р.Н. Миңнеханов исеменнән, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мария Денисовна күрсәтелгән игътибарга, котлау сүзләренә рәхмәт әйтте, үзенең озын һәм авыр тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Иштуганга күченгәннән бирле Горький тимер юлында эшләгән. 1981 елда пенсиягә чыга. 1988 елда тол кала. Хәзерге вакытта улы һәм килене белән яши.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев