Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыелышы
2 февральдә Иске Икшермә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
- Иске Икшермә авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
- Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев Алмаз Альбертович чыгышы.
- Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.
- Участок урманчысы Р.А. Газизҗановның 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү белән таныштыру.
- Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.
- «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
- Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгының 2020 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты.
- Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше.
- Сораулар, тәкъдимнәр.
- Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.
Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев