Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Мичәндә яшәүче Марзия Гатауллинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев һәм Мичән төп белем бирү мәктәбе директоры Делюс Закиров котлады. Марзия Хаҗи кызына РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хаты да тапшырылды.

 Марзия Хаҗи кызы 1928 елның 26 сентябрендә Арча районы Сеҗе авылында гади колхозчы гаиләсендә биш баланың иң олысы булып туа. 1-7нче классны Сеҗе мәктәбендә укый, 1943-1946  елларда Арча педучилищесында укытучы һәнәрен үзләштерә.

 “Сугыш башлангач, ир-егетләрне, хатын-кызларны сугышка алдылар. Безне Мәликә апа 7 класска кадәр укытты. Мәктәпне  без 26 бала тәмамладык. Мәликә апа, уку бетәр алдыннан, безгә: “Укучылар, укып бетерәсез, күреп торасыз, мәктәптә хатын-кызлар гына калдык, ир-егетләр фронтта. Киләчәктә укытучылар кирәк булачак. Барыгыз да әйбәт укыдыгыз, Арчага  педучилищега китүегезне сорар идем”, - диде. Без 26 укучыдан 14ебез  Арчага укырга барырга чыктык. Мәликә апа безгә, китәр алдыннан, дәфтәрләр һәм бер ручка, ике перо, карандаш өләшеп чыкты. Арчада тәртип нык саклана иде. Һәр көн зарядка ясый идек, маршка чыга идек. Сугыш еллары училищеда үтте. 14 чакрым җәяү барып җәяү кайта идек, аркада каталка белән азык иде. Общежитие салкын булыр иде, төн чыкканчы чабата башларындагы карлар эреп бетми иде.” – дип искә ала Марзия апа.

 Укуын тәмамлап кайткач, Керәнне мәктәбендә 1 классны кабул итә, анда 43 бала була. Беренче классны укытып бетергәч, Иләбәр мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Алдагы елларда Иске  Мичән белән Бакшанды мәктәпләрендә рус телләре укыта. Гөберчәктә, Казаклар мәктәбендә 4 ел укыта. 1955нче елдан пенсиягә чыкканчы, Иске Мичән авылы мәктәбендә укыта. 1949 елда Иске Мичән егете Хөснуллага кияүгә чыга. Җиде бала үстерәләр. Балалары тормышта үз юлларын табалар. Бүгенге көндә төпчек улы Мөнир тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев