Исәнме, Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар
Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты (ВЦИК) карары нигезендә Саба районы 1930 елның 10 августында оештырыла. Аңа кадәрле Саба районы биләмәсе Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба, Мамалай, Әбде, Теләче һәм Чүриле волостьларын үз эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 44 колхозны берләштерә. Мәйданы 1690 кв. километр була. Файдаланыла торган җирләр мәйданы 136675 гектар тәшкил итә. Сөрү җирләре – 65, урманнар – 22 процент. 1930 елның 11 сентябрендә Советларның беренче район съезды үткәрелә. Район тормышында беренче башкарма комитет рәисе итеп Котдус Ибәтуллинны, секретарь эшенә Гыйльмулла Әхмәдуллинны сайлыйлар.
Район 1931 елның 12 гыйнварында беренче статистик хисап бирә. Районда 15358 хуҗалык булып, 74289 кеше исәпләнә (62754 татар, 9856 рус һәм 1678 башка милләт кешесе). Хуҗалыкларның социаль яктан бүленеше түбәндәгечә була: батрак хуҗалыклар – 472, ярлылар – 5723, урта хәллеләр – 9034, кулаклар – 169. Районда 381 вак һөнәрче (кустарь), 643 итекче, 963 тегүче исәпләнгән. 51 колхозга барысы 3710 крестьян хуҗалыгы кергән була. Уңышларга килсәк, мәгълүматлар 1931 елдан башлана. Ул елны сабан культуралары 33495 гектарда игелгән. Колхозчылар һәр гектардан уртача 5,6, аерым хуҗалыклар 4,64 центнер уңыш алганнар.
Апрель аенда без “Саба таңнары” газетасы укучыларын районда туган, эшләгән, Ленин орденына лаек булган шәхесләр белән таныштырган идек. Инде районның башкарма комитеты рәисләре булып эшләгән шәхесләр турында язмалар бирә башлыйбыз. Район башкарма комитеты, аның җитәкчесе районда алып барыла торган би-хисап хуҗалык эшләрен, социаль-икътисадый үсешен, сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, спорт һәм башка бик күп төрле тармакларның ритмлы эшләвен тәэмин итүче орган буларак, иң абруйлы структураларның берсе булып санала.
КОТДУС ӘХМӘР УЛЫ ИБӘТУЛЛИН (1930-1931 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1904 елның июлендә Югары Утар авылында туган. 1924 елда Казан университетында рабфак тәмамлый. 1925-1926 елларда Саба волостенда финанс һәм җир бүлекләре мөдире булып эшли. 1926-1927 елларда Витебскида армиядә хезмәт итә. 1927-1929 елларда Саба волосте башкарма комитеты рәисе була. Саба районы башкарма комитетын 1930 елның 11 сентябреннән 1931 елның гыйнварына кадәр җитәкли. Районның үзеннән чыккан рәсми сайланган беренче җитәкчесе булып санала. 1931 елда Актаныш районына җибәрелә.
ИЛЬЯС ХӘЕРОВ (1931-1933 елларда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе).
Кызганычка каршы, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында башка мәгълүматлар, шулай ук фотосы табылмады.
ИСМӘГЫЙЛЬ ФӘРХЕТДИН УЛЫ ХИСАМЕТДИНОВ (1935-1937 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
Аның 1925-1926 елларда рабпрос берлегенең Зөя кантон бүлекчәсендә эш башкаручы булуы билгеле. 1928 елда ВКП (б) сафларына керә. 1927-1934 елларда Норлат районында кооперация һәм дәүләт сәүдәсе профсоюзларының Татар өлкә комитетында профсоюз органнары җитәкчесе вазифаларын башкара. 1934-1935 елларда Әгерҗе районы башкарма комитеты рәисе булган.
1938-1939 елларда район башкарма комитеты җитәкчеләре булып эшләгән шәхесләр турында мәгълүматлар бик аз. Шунысы билгеле, 1938 елда рәисе булып Г.Шиһапов, 1939 елда Гайсә Мусин эшләгән. Гайсә Мусин 1909 елда туган, ВКП (б) әгъзасы. 1940 елда райбашкарма комитеты рәисе итеп К.Кәримуллин сайлангач, аны башкарма комитет рәисе урынбасары-район план комитеты рәисе итеп билгелиләр.
1936-1942 елларда Саба районы башкарма комитет секретаре булып эшләгән АЛЕКСЕЙ ТРУБКИН турында күбрәк мәгълүмат бирергә булдык. Олы яшьтәгеләр аны һаман да хәтерлиләр, гел яхшы яктан гына искә алалар. Ул 1915 елда Балык Бистәсе районы Югары Мишләк авылында туган. 1932 елда Мамадыш урта мәктәбен тәмамлый. Армиягә чакырылганчы Балык Бистәсе, Зәй, Саба районнарында совет органнарында эшли. Ватан сугышында катнаша, 1942 елда аңа лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Брянск фронтының 60нчы укчы дивизиясе 1281нче укчы полкында рота политругы була. 1943 елда запаска җибәрелә, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1943-1951 елларда халык депутатларының Саба районы Советы секретаре,
башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшли. 1959-1962 елларда – мәдәният бүлеге мөдире. 1962 елның 15 декабреннән пенсиягә чыкканчы халык депутатларының Саба районы Советы секретаре. 1974 елда вафат була. Саба зиратына җирләнгән.
КАШАФ КӘРИМУЛЛА УЛЫ КӘРИМУЛЛИН (1940-1944 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1904 елда Иләбәр авылында туган. 1916 елда Мамадыш өязе Бөкмеш волосте Иләбәр мәдрәсәсен тәмамлый. 1916-1929 елларда үз хуҗалыгында җир эшләре белән шөгыльләнә. 1929-1931 елларда Эзмә авыл Советы рәисе була. 1931-1932 елларда – Саба милициясендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге уполномоченные. 1932-1935 елларда – Саба МТС директоры урынбасары, 1935-1936 елларда колхоз рәисе. 1936-1937 елларда Мәскәү бөтенсоюз социалистик җир эше академиясе тыңлаучысы. 1937-1940 елларда – Азин МТСы директоры. Сугыш вакытында, 1940-1944 елларда халык депутатларының Саба районы Советы, башкарма комитеты рәисләре була. 1944 елның 19 февралендә Чүриле районы оешкач, шушы районның башкарма комитетын җитәкли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
МАНСУР НИЗАМ УЛЫ НИЗАМОВ (1946-1953 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1913 елның 1 мартында Арча районы Кәче авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда Мәскәү өлкәсе Подольск механика заводында эшче булып башлый. 1930нчы елларда Арча районында тракторчы, МТС директоры урынбасары, башкарма комитетның финанс бүлеге мөдире булып эшли. 1941-1946 елларда Ватан сугышында катнаша, рота командиры урынбасары була. 1946-1953 елларда халык депутатларының Саба районы башкарма комитеты рәисе. 1956-1970 елларда эреләндерелгән Чаллы, Тельман районнары халык депутатлары Советы рәисе булып эшли. Ленин ордены белән бүләкләнә, ТАССР Югары Советы депутаты булып тора.
ХӨСНЕЛГАТА САБИР УЛЫ САБИРОВ (1953-1956 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1906 елда ТАССРның Әлмәт районы Чупай авылында туган. 1920-1928 елларда үз хуҗалыгында җир эшләре белән шөгыльләнә. 1928-1930 елларда Кызыл армиядә хезмәт итә. 1934-1940 елларда Чупай авыл Советы рәисе, Әлмәт районы башкарма комитеты социаль тәэминат бүлеге мөдире. 1940-1951 елларда Әлмәт, Ютазы районнары башкарма комитеты рәисе була. 1951-1953 елларда – КПССның татар өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбе тыңлаучысы. 1953-1956 елларда – Саба районы башкарма комитеты рәисе. Шуннан соң ул туган районына китә һәм “Октябрь” колхозы рәисе булып эшли.
ЗӘКИ САГЫНДЫК УЛЫ САГЫНДЫКОВ (1956-1959 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1913 елда Тукай районы Бордыбаш авылында туган. 1929-1930 елларда крестьян тормышы алып бара. 1930 елда колхозга керә, “Кызыл партизан” хуҗалыгында кыр бригадиры була. 1937-1938 елларда колхоз рәисе. 1939-1943 елларда салым инспекторы. 1943-1945 елларда Ватан өчен барган сугышларда катнаша. 1945-1950 елларда Ворошилов, Чүриле районнары финанс бүлеге мөдире булып эшли. 1950-1951 елларда – ВКП(б)ның Чүриле районы комитеты II секретаре. 1956-1959 елларда халык депутатларының Саба районы Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1959 елдан Чаллы районында төзелгән ит комбинатына җитәкчелек итә.
ЗИННӘТ ХӘЙРУЛЛА УЛЫ ӘМИРХАНОВ (1944-1946 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1908 елда Питрәч районы Шәле авылында туган. 1924-1926 елларда Арча районы Чабакча һөнәри техник училищесында укый. 1930-1932 елларда Кызыл армиядә хезмәт итә, ТАССР Үзәк башкарма комитеты каршындагы Казан дивизиясе старшинасы. 1938-1941 елларда рота политругы, Киев хәрби округының 4089нчы госпитале комиссары. 1942-1944 елларда Питрәч, 1944-1946 елларда Саба районнары башкарма комитеты рәисе.
РИФАТ ИСХАК УЛЫ УТКҮЗОВ (1959-1960 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
1925 елның 15 октябрендә Казанда туган. 1940-1942 елларда Казан елга техникумында укый. 1942 елда армиягә алына, Ватан сугышында катнаша. Фронттан кайткач, 1950 елдан шофер, техник, Шәмәрдән леспромхозында техник җитәкче булып булып эшли. 1954-1958 елларда КПССның Саба райкомы инструкторы, секретаре. 1959-1960 елларда халык депутатларының Саба районы Советы башкарма комитеты, 1960-1963 елларда Тәкәнеш район башкарма комитеты рәисе. 1963-1967 елларда – “Мамадыш” совхозы директоры. 1968-1979 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының укыту хуҗалыгы, Биектау районының “Калинин” совхозы директоры. 1979 елдан Татагрохим берләшмәсендә эшли. “Почет билгесе”, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. (Дәвамы алдагы саннарда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев