Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Исәнме, Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар

ИЛЬЯ ГРИГОРЬЕВИЧ ВАСИЛЬЕВ (1960-1961 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)

1921 елда Кызыл Йолдыз районының Алан-Полянка авылында туган. Хезмәт юлын 1935 елда Теләче МТСында участок механигы булып башлый. 1935-1946 елларда хәрби хезмәттә була, Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли. 1947-1958 елларда – Балык Бистәсе, Цильна районнары, Алабуга районының Морт МТСлары директоры. 1958-1959 елларда халык депутатларының Теләче районы Советы башкарма комитеты рәисе. Теләче районы бетерелгәч, халык депутатларының Саба районы Советы башкарма комитеты рәисе булып сайлана. 1961 елда Бондюг районы коммунистлары аны КПССның беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1962 елдан – Лениногорск районында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, кошчылык фабрикасы директоры, “Лениногорскбурнефть” төзелеш участогы начальнигы урынбасары. II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән бүләкләнә.

 

ХӘМЗӘ ХӘМИДУЛЛА УЛЫ ГАЛИМОВ (1961-1962 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)

1924 елда туган. Хезмәт юлын 1941 елда ТАССРның Шөгер районында техник-җир төзүче булып башлый. 1942-1949 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач, Сарман районында агролесомелиоратор булып эшли. 1950-1954 елларда – Арча районы Наласа, 1954-1958 елларда Базарлы Матак, Алабуга районы Морт МТСлары, Әлки районы “Актай” совхозы директоры. 1958-1960 елларда КПСС Үзәк комитеты каршында Югары партия мәктәбендә укый. 1961 елның 21 августында халык депутатлары Саба районы Советының чираттан тыш IVсессиясендә И.Васильев партия эшенә күчү сәбәпле, башкарма комитет рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. 23 августта халык депутатларының Саба районы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1962 елның 12 декабрендә Cаба, Кукмара һәм Тәкәнеш районнарының халык депутатлары Советларының берләштерелгән сессиясе була. Хәмзә Галимов, производство-колхоз-совхоз идарәсе начальнигы итеп билгеләнү сәбәпле, башкарма комитет рәисе булып сайланмый. Әлеге вазифаны башкару Гали Минәхмәт улы Әхмәтовка йөкләнә.

 

ГАЛИ МИНӘХМӘТ УЛЫ ӘХМӘТОВ (1962-1967 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)

1922 елда Сарман районы Күктау авылында туган. 1940 елда Кызыл армиягә алына. Демобилизацияләнгәч, 1947 елда Сарман районы Рангазар мәктәбендә укытучы булып эшли. 1948-1949 елларда ВКП (б)ның Сарман райкомы пропагандисты. 1949-1951 елларда ВКП (б)ның татар өлкә комитеты каршында икееллык партия мәктәбендә укый. 1951-1962 елларда Сарман районы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Казан югары партия мәктәбе тыңлаучысы, КПСС райкомының Сарман МТСы зонасы буенча секретаре, Биләр районы башкарма комитеты рәисе. 1962 елның 12 декабрендә Cаба, Кукмара һәм Тәкәнеш районнарының халык депутатлары Советларының берләштерелгән сессиясендә башкарма комитет рәисе вазифалары Гали Әхмәтовка

йөкләнә. 1963 елның 7 мартында халык депутатларының эреләндерелгән Саба районы Советының беренче сессиясендә аны башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 1967 елның 18 мартында булган сессиядә, партия эшенә күчүе сәбәпле, рәис вазифаларыннан азат ителә. 1967 елда Чүпрәле районы коммунистлары аны КПСС райкомының I секретаре итеп сайлыйлар. Лаеклы ялга киткәнче эшли. Октябрь революциясе, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән бүләкләнә.

 

ХӨСНУЛЛА КАШАФ УЛЫ ГАСЫЙМОВ (1967-1972 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)

1925 елда Мамадыш районы Хәсәнша авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда “Хәсәнша” колхозында башлый. 1943-1950 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950-1956 елларда Мамадыш районында эшли. 1956-1960 елларда Югары партия мәктәбе тыңлаучысы була. 1960-1967 елларда КПССның Саба райкомы II секретаре. 1967 елның 18 мартыннан 1972 елның 23 ноябренә кадәр халык депутатларының Саба районы башкарма комитеты рәисе, 1972 елдан –ТАССРның ягулык сәнәгате министры урынбасары, Түбән Камада төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары, Казан протез-ортопедия предприятиесе директоры булып эшли. Хезмәт Кызыл байрагы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. (Дәвамы алдагы саннарда).

Расих Сабиров,

район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев