Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Истә, һаман да истә...

Сабантуйлар белән безне иң якты хатирәләр бәйли. Милли бәйрәмнең һәркемнең күңелендә тирән уелып калучан онытылмас истәлекләре була. Кемне генә сораштырма, Сабантуй турында сөйләми кала алмый...

Рифкать Әхмәтҗанов (Сабай):

 

   Мин 33 ел Казанда  яшәп, лаеклы  ялга  чыккач, йорт җиткереп Сабай  авылында  гомер итә башлаган  кеше. Әмма бер  елны  да гаилә белән Сабантуйларга  кайтмыйча  калмадык. Күңел гел  мәйдан  уртасына җилкенә  иде. Хәйран  көрәшеп йөргән ирләр белән бил алышкан булды. Ә мин, кем әйтмешли, “любитель” генә.  Шуңа кайберәүләр  сөлге  тотканда, моны уңга, әллә сулга  алып  салыйммы икән, дигән кебегрәк  кенә карадылар. Бервакыт узган елгы  Сабантуенда икенче  батыр  калган Зөфәр исемле көрәшчегә туры  килдем.  Күтәрмәкче генә  иде – җәлт тегене чирәмгә аркасы белән! Чырае  сытылды. Иртәгесен әйтә: “Икенче вакыт туры килсәң, бүтән көрәшеп  йөрмәслек итәм мин сине“,– ди. Гомумән, хәйран  көрәшеп,   борын  чөеп  йөргән  кешеләрне байтак  әйләндереп  салган булды. Яшь баргач  кына көрәштән туктадым.

Быелгы Сабантуй көне тормыш иптәшем Бибинурга 70  яшь тулуы белән истәлекле. Бәйрәмгә балалар кайтачак. Искә  алырлык  вакыйгалар  күп. Аның белән ничек танышуым үзе зур тарих. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев