Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Истәлекләрем иңнән тарта...

Хәбәрчебез яза

1965 ел. Март урталары. Саба “Сель­хозтехника”сы  өч шоферны – Сабадан Наил абый Гәрәевны, Төбәктән Хәмис Минһаҗев һәм Чулпычтан булган мине   авыл хуҗалыгына ки­­рәкле чәчкечләр алып кайтырга  Мордовия башкаласы Саранск шәһәренә җибәрде. Теләчедән Әхмәт абый белән Иван Царев та бар. Алар яңа машинага – “ЗИЛ-130”га утырганнар. Бездә иске маркалы “ЗИЛ”ләр. Барып җиттек. Кунакханәләр тулы, фатирларга кертмиләр. Кабинада кундык. Рәхәт түгел, билгеле.

Иртәгәсен йөкне төядек тә, кайтыр юлда тагын кунасы. Машиналарны җылытабыз да, сүндереп, йокларга ятабыз. Бермәл бик каты капотка суккан тавышка уяндык. Хәмис йок­лап киткән дә, машина эшләп торып, кызган, суларын атып бетергән. Ябышып калмасын дип, машинаны чиратлап әйләндерәбез, юл кырыендагы салкын суны радиаторга салып, циркуляция ясыйбыз – машинаны коткарып кала алдык. “ЗИЛ” кабинасында өч төн кундык. Дүртенче кичкә Төбәк авылына – Хәмисләргә кайтып җитеп, чәйләр эчкәч, идәнгә таралышып ятып йокладык. И-и егетләр, йокының иң тәмлесе шул икән ул! Иртәгәсен кайту ягына юлга чыктык. Елыш авылы кырыендагы елгада күпер юк. Су кимемәгән, галәмәт тулып ага. Без инде монда кадәр кайтып җиткәч, үзебезнең су бит, курыкмыйбыз, вентилятор каешларын салдырдык та (двигательгә су сипмәсен), су шәмнәргә (свеча) кадәр менеп җитмәсә, бер-бер артлы су ташкынын ерып чыктык. Шөкер, үзебезнең табигать, үзебезнең җир үзенекен ташламый ул.

Имин генә кайтып җитеп, йөкләрне бушаттык. Әхмәт абый белән Иван Царев бер көн алдан кайтып җитеп, уйнап-көлеп, безне сүгеп көтәләр иде инде. Чөнки безнең башлык Наил абый, бөтен документлар да анда.

Әхмәт абый белән Иван Царевка әйләнеп кайтыйм әле. Алар Теләче “Сельхозтехника”сының бик тә тәҗрибәле, озак еллар эшләгән дәрәҗәле шоферлары иделәр. Яңа машинага ия булу теләсә кемгә тәтеми. “ЗИЛ-130” машинасы ул заманда зур яңалык, бик тиз кузгалып тизлек җыя, кызу йөри ала торган техника. Бергә кузгалып китәбез, биш минут эчендә күздән югалалар иде. Әйе, заманалар үзгәрә, ул маркалы машиналар нинди эшләрдә йөридер инде хәзер.

Бер эпизод. Светофорда туктап, башкалардан артта калдым бит. Кузгалдым да, ашыгам. Белмәгән җир, юл хәрәкәте кагыйдәсен боздым, ахрысы – туктаттылар. Инспектор: “Татариядән килеп, нарушать итеп йөрисезме?» – диде. Белер-белмәс урысчаларым белән чак аңлата алдым. Миңа хәерле юллар теләп, озатып калды игелекле хезмәткәр.

Бу елларда Шәмәрдән станциясендә галәмәт зур урында авыл хуҗалыгы техникасын туплап, комплектлаштырып, оештырып җибәрү складларын төзү бара  иде. Оешып, җитәкчелек ныгып эшли башлагач, тирә-як районнарны да тәэмин итте ул. Шундый чор булып алды: 100 гектар җиргә бер комбайн бирәләр. “Сельхозснаб”ка кыр  корабы кайта, наряд буенча колхозга китереп тә бирәләр. Хуҗалык рәисе: “Миңа кирәкми, кире алып кит”, – дип  карый.  Коммунизм чоры булгандыр ул, шулайдыр.

Әйтергә  кирәк, “Сельхозснаб” складын төзүдә үзем дә катнаштым. Прораб никтер мине бик якын итте. Машина яңа, ялт итеп тора, ул да тәэсир итми калмагандыр. Алып барасы, алып кайтасы әйбере гел дә минем белән булды. Ай үтте, мине ул эштән бушаттылар. “Ни булды?” – дим автомеханик Абдулла абый Хәлиловка. “Энем, “Сельхозтехника” управляющиеннан күбрәк эш хакы  алырга ярамый, шуны бел”, – дип җавап бирде. Менә шундый эшләр.

Абдулла абый Хәлилов турында гел яхшы яктан гына язасым килә. Күп еллар Саба Сабантуеның батыры, Саба "Сельхозтехника"сының эшне оста оештыручы автомеханигы, инженеры, слесаре иде ул. Машина ватылып кайтса, халатын йә булмаса кожанын киеп алыр иде дә, шул кимчелекле урынны карап, диагноз куяр, аннан складта эшләүчеләргә, шул-шул деталь кирәк, дип әмер бирер иде.

Бермәл мин “ГАЗ-51”дә дә эшләп алдым. Картерга су төшә. Абдулла абыйга әйтәм, игътибар юк. Вакыты җитми. Беркөнне Абдулла абыйны көтеп алып: ”Әйдә, карап тор әле, картерга су агызганны”, – дип, алып барып күрсәттем. Шул көнне үк Шәмәрдән алыштыру пунктыннан двигатель алып кайтып бирдерде. Шундый булдыклы кеше иде ул Абдулла абый.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев