Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбиляр тәбрикләнде

Бу көннәрдә Яңа Мичәндә гомер кичерүче Минзифа Галимулла кызы Зинатуллина 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм җирлек башлыгы Айзат Гәрәев тәбрикләде.

   Минзифа Зинатуллина Яңа Мичән авылында дөньяга килә. Аңа 3 яшь вакытында әтиләрен төрмәгә утырталар һәм озакламый ул үлә. Әнисе 4 бала өстенә Зәйнетдин исемле кешегә кияүгә чыга. Минзифа апа 7 сыйныф белем ала. 14 яшьтән колхозда эшли башлый: иген ура, урман кисә. 1948 елда амбарда эшләгәндә 1 куш уч он өчен төрмәгә утырталар. Балачак сынаулары белән бергә, 3 ел төрмә ачысын да татый. Кайткач, фермада бозаулар карый, Нократ Аланында хәрби заводта эшли. 1955 елда Мәскәүгә китеп, Ломоносов исемендәге университетта төзелеш эшләрен башкара. 2017 елда, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Яңа Мичән авылына кайта. Хәзерге вакытта үги әтисенең оныгы Ришат гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә. «Язмыш зур сынаулар бирсә дә, юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Картлык көнемдә җәннәттә яшәргә насыйп итте. Өем җылы, ашарыма әзер, бишвакыт намазымны укып, шөкер итеп яшим», –ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев