Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбиляр тәбрикләнде

Бу көннәрдә Кече Шыңар авылында гомер кичерүче Галия Гыймай кызы Гатиятуллина 95 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

Мөхтәрәм юбилярларны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова,  җирлек башлыuы Алмаз Гарипов,  “Туган як” җәмгыяте вәкиле Зөбәрҗәт Билалова  тәбрикләделәр.

Галия Гатиятуллина Теләче районы Ямбулат авылында дөньяга килә. Гаиләдә өч кыз бала тәрбияләнәләр.  Соңрак гаиләләре белән Казаклар авылына күченеп киләләр.  Галия апа 6 сыйныфта укыганда илгә афәт килә: сугыш башлана. Ул 7 сыйныф белем алганнан соң сарык фермасына эшкә килә, өлкәннәр белән беррәттән тырышып хезмәт куя.  Сугыштан соң да шунда ук эшли.

1958 елда  Кече Шыңардан Рәхимулла исемле егет белән  тормыш коралар.  Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.   Галия  Гыймай кызы озак еллар яшелчәлектә һәм башка төрле эшләр башкарып лаеклы ялга чыга.  

Бүгенге көндә Галия һәм Рәхимулла Гатиятуллиннар тигезлектә,  “Туган як”  җәмгыятендә эшләүче уллары  Сәлимулла һәм киленнәре –  Оет фельдшер-акушерлык  пункты мөдире  Энҗе тәрбиясендә  яшиләр. Өч оныклары, ике оныкчыклары бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев