Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбиляр тәбрикләнде

Бу көннәрдә Иштуганда гомер итеп, хәзерге көндә Арчада яшәүче Хөсниҗиһан Вәгыйз кызы Камалиевага 90 яшь тулды.

 Хөсниҗиһан Камалиева Кукмара районы Югары Арбаш авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр мәктәптә укый  һәм  аннары  бөтен чордашлары кебек колхозда көч түгә.  Арча районында авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын тәмамлаганнан соң, 1935 елда районда тракторчы, комбайнчы булып эшли. Әтисе  Миңнебаев Вәгыйз, югары квалификацияле тимерче буларак, Бөек Ватан сугышы башланганнан соң бөтен гаиләсе белән Бурятиягә командировкага җибәрелә. Сугыш беткәч, туган якларга әйләнеп  кайталар. Хөсниҗиһан Вәгыйз кызы колхозда сыер савучы булып  эшли. Аннары Кукмара киез итек фабрикасына машинистка булып урнаша. 1956 елда  Фарук Камалиевка кияүгә чыга. Кыз һәм ул үстерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев