Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыкладылар

“Тоннель” операциясе нәтиҗәләре

 Районда  ай  саен юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне тоташ  тикшерүләр барышында ачык­лауны  күздә тоткан “Тоннель” операциясе үткәрелә. Июльдә әлеге чара Байлар Сабасының Завод урамында булды. ГАИның район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә 1,5  сәгатьтә 68 транспорт  чарасын тикшерделәр. Автомобильдә барганда иминлек  каешын  эләктермәгән  6  йөртүчегә беркетмә  төзелде.

Шулай  ук юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәгән бер җәяүле  административ  җаваплылыкка тартылды.

Август аенда “Тоннель” операциясе киләсе  атна башында  үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев