Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбарысны Аҗдаһа алыштырган

Эзмә авылында яшәүче Илдар Шәрипов Яңа ел саен авылдашларын капка төбендә кардан искитәрлек фигуралар ясап сокландыра. Видеосы бар.

 

Эзмә авылында яшәүче Илдар Шәрипов Яңа ел саен авылдашларын капка төбендә галәмәт  кардан искитәрлек  фигуралар белән  сокландыра. Былтыр Көнчыгыш календаре буенча Юлбарыс сыны ясаган  иде. Быел  бинаһая Аҗдаһа сурәте тудырган.  “Бер ияләнгәч, сыннарны  ел саен ясыйсы  килә. Иренмәскә генә  кирәк”,– ди Илдар.

                                                                      Былтыр

Киләсе ел — яшел агач Аҗдаһа елы. Ә яшел төс барлык дөнья мәдәниятендә тынычлык, яңару, үсеш белән ассоциацияләнә. Яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер - карьера үсеше, икенче берәүне - күптән көткән сабые дөньяга килү, өченчеләрне икътисади үсеш, мөнәсәбәтләр яхшыру һәм башкалар.

                                                         Быел

Ләкин Аҗдаһаның куркыныч булырга да мөмкин икәнен онытмагыз. Аны ачуландырып, төрле афералар белән бәйләнмәгез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев