Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбатта СВО өчен окоп шәмнәре ясыйлар

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

  Юлбат авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау эшләре бара. 1 ай чамасы элек  Фидаил Хисамиев инициативасы белән башланган әлеге эшне авыл халкы хуплап алган. Кирәкле материалларны алырга (мәсәлән, шул ук парафин) акча җыюны да оештырып җибәргәннәр. Зур күләмле акча тапшыручылар да табылган. Авылда буш торган бер гаражны арендалап көн саен яшьләр,студентлар, укудан тыш буш  вакытларында - укучылар, укытучылар шәмнәр ясыйлар.   Мондый шәм 15-30 минутка җитәрлек газ баллоныннан аермалы буларак, дүрт-сигез сәгать янып тора. Шәмнәр белән чатырны, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Блиндаж шәмнәре кул астындагы материаллардан ясала: калай савытлар һәм картоннан. Бүгенге көнгә 300 данәдән артык шәм ясалган. Чираттагы гуманитар ярдәмне районыбыздан 15 декабрьдән соң озатырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев