Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Их, юк шул бездә кофе ясап эчерә торган ирләр!

Башымны катырмагызчы! Сәбәбе бик гади аның – ирләргә таләпләрем зур, шуңа ялгыз мин. Беренчедән, ир кеше акыллы булырга тиеш!

Икенчедән, эшчән! Өченчедән, баһадир гәүдәле! Хәзерге ирләрнең күбесе эшләми бит, хатын җилкәсендә генә утыралар. Димәк, мин арып-талып эштән кайтканда ир дигәнемнең ашы пешкән, чәе кайнаган булырга тиеш. Ялкау ирнең миңа бер тиенгә дә кирәге юк! Эшли икән, иртәрәк кайтып, мин кайткан төшкә чәй булса да кайнатып куйсын! Хатыннары чәй ясап биргәнне бик күп көтеп утырдылар инде, җитәр! Сикереп торсыннар да, үзләре безгә чәй ясап эчерсеннәр! Дөрес әйтәм бит, кызлар? Кофе ясауга килгәндә дә шулай. Иртән, мин күземне ачуга ирем караватыма хуш ис бөркеп торган кайнар кофе күтәреп килергә тиеш. Кофе янына печенье, сыр куеп, дигәндәй...

Моннан ике ел элек дустым Римманы очраткан идем. И, мактана, и, мактана ире белән, керләремне юа, ашарга пешерә, караватка кофе китерә, ди. Шундый ирләр дә була икән дип, шаккатып тыңлаган идем. Ә беркөнне ишетәм, Римма бер ел ялгыз икән инде. Теге мактаулы ире белән тормый, ди. Дустым сөйләгәнчә әйбәт булмаган, күрәсең. Их, юк шул бездә кофе ясап эчерә торган ирләр! Менә шуңа да ялгыз инде мин, беләсегез килсә!

Ялгыз хатын.

Чыганак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев