Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Июль ае Өтернәс авылында яшәүче Равил Мусин өчен 90 яшьлек олы юбилее белән истәлекле

Юбилее уңаеннан мөхтәрәм  ветеранга  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.

Равил Мусин  Өтернәс авылында туган. 1939 елда  туган авылында башлангыч мәктәпкә укырга керә. Эзмә җидееллык мәктәбен тәмамлый.  Ул чор балаларына төшкән бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә. Сугыштан  соң колхозда үгезләр, атлар җигеп басуда эшли. Җәй көннәрендә ферма малларын көтә. 1952 елда Совет Армиясе сафларына алынып, 3 ел да 6 ай хезмәт итә.  1955 елның ноябрь аеннан колхозда шофер булып эшли башлый һәм 1993 елга, ягъни лаеклы ялга чыкканчы яраткан хезмәтенә тугры кала.  Тормыш иптәше  Зәйнәп апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы Дамир гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев