Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге күңеллеләрне игелекле эш берләштерә

5 декабрь -Халыкара волонтерлар көне

  “Хәят” коммерцияле булмаган  оешмасының  иң күләмле һәм игелекле юнәлешләренең берсе – “Солдатка аш”  проекты  кысаларында  махсус хәрби операциядә катнашучыларга  гуманитар ярдәм әзерләү  эше тулы куәтенә бара.

  Район үзәгендә урнашкан штабта эшчәнлек  бер  генә көнгә дә тукталмый. Биредә күңеле игелек-изгелектә булган волонтерлар – районыбызның төрле өлкәләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ханымнар әзерләгән ашлар инде Сабабызның брендына әйләнде дисәк тә, дөрес булыр. Быел гына 80 меңнән артык порция кипкән  аш хәрби операция зонасына озатылган. Гомумән, атна саен хәрби егетләребезгә  волонтерлар көче белән әзерләнгән көндәлек   кирәк-яраклар төяп җибәрелә.

  “Солдатка аш”  проекты  иң беренче чиратта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне күздә тотса да,  ул шулай ук   патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүне дә үз эченә ала. Бер инициатива тормышка ашуга, ул үзеннән үзе   икенчесен тудыра. Проект ко­лач  ала барган  саен  башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә тиеш һәм без фронтка гуманитар ярдәм әзерләү юнәлеше белән беррәттән, үзебезнең  волонтерлар эшчәнлеге аша   җәмгыятькә дә тәэсир итә алуыбызны аңлыйбыз. Шул максаттан “Тормыш мәктәбе. Волонтер көндәлеге" дигән яңа гамәлгә керешергә булдык. Кемнәр алар волонтерлар?  Безнең заман патриоты нинди? Һәм  ул  нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Әлеге проект  нәкъ менә волонтерларның  изгелекләрен, олы күңеллелеген, аларның күркәм сыйфатларын,  фидакарьлеген җәмгыятькә таратуны, бигрәк тә яшь буынга тапшыруны  үз эченә ала.  ТР иҗтимагый палатасы  утырышында  әлеге проект тәкъдим ителеп, ул  хуплау тапты. Без хәзер әлеге юнәлешне киң җәелдерү өстендә эшлибез”, – дип сөйли “Хәят” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова.

Әлбәттә, районыбыздагы волонтерлар хәрәкәтенең республика күләм таратырлык бай тәҗрибәсе бар. Махсус хәрби операция баш­­лану белән әлеге  хәрәкәт тагын да җанланып, ул изге күңелле кешеләрне берләштерде. Хәйрия оешмасы әгъзасы гына түгел, мохтаҗларга даими рәвештә тү­ләүсез ярдәм күрсәтүче һәркем  волонтер дип санала.  Район оешма-учреждениеләренең күбесендә аерым  волонтерлар оешмалары булдырылган. Район мәгариф өлкәсе, салым инспекциясе, социаль иминият фонды һәм башка коллективларны мисалга китерергә була. Әлбәттә, һәрбер  авыл җирлеге, районыбыз эшмәкәрләре  бу юнәлештә зур эш башкаралар. 

“Бөек Ватан сугышы чорындагы  геройлар буенча күпмедер  мәгълүматлар сакланган. Гади солдатлар турындагы истәлекләрне табуы кыен.  Тылдагы  эшчәнлек   турында мәгълүматлар бөтенләй юк диярлек.  Югыйсә  тылда   да фидакарьләрчә хезмәт куелган. Районыбызның волонтерлар хезмәтен югалтмау, аны киләчәк буыннарга җиткерү өчен без алга таба җыентык чыгарырга планлаштырабыз. Апалар бит волонтер буларак ярдәм итеп кенә калмыйлар, һәрберсендә тормыш тәҗрибәсе, акыл хәзинәсе тупланган. Әлеге проект   кешеләрнең асылын ачу мөмкинлеге бирә. Мин бик  күп җитәкчеләр,  кешеләр белән аралаштым, әмма иң көчле тәҗрибәне әлеге апалардан алдым", – дип сөйли Гөлнара Шәфкать кызы.  

Бүген Сабада урнашкан штабта көндәлек 40  волонтер  хезмәт куя.  Гөлнара Фәтхрахманова әйтүенчә, тиздән  район буенча 138 кешегә волонтер китапчыгы  тапшырылачак. Анда  волонтерларның эш сәгатьләре, нинди проектларда катнашканлыклары теркәлеп барылачак.Әлеге китапларны мәк­тәпләрдә тантаналы линейкаларда тапшыру планлаштырыла.  “Көмеш волонтер”ларга  хөрмәт һәм ихтирам үрнәге булган бу  документ   өлкәннәребезнең балаларына, онык­ларына  тарихи истәлек булып калачак. 

 

“Ниятең булса,  вакыт табыла”

Байлар Сабасында яшәүче Фәния апа Латыйпова –  махсус хәрби операция башлану белән ир-егетләребезгә ярдәм  сызыгына баскан,  башкаларга игелек кылып, күңеленә канәгатьләнү алып яшәүчеләрнең  берсе.  Аны бу эшкә беркем дә мәҗбүр итми, йөрәге кушканга  ул көн дә штабка ашыга.

“Мин монда  килеп ярдәм итүне сүзләр белән генә аңлата да алмыйм.  Бер генә көн килмәсәм дә,  йөрәгем  урынында түгел.  Солдатларга  ярдәмебезнең никадәр кирәклеген, аларның без әзерләгән ризыкларга  ничек мохтаҗ икән­леген йөрәгебез белән  тоеп, бөтен көчне  биреп эшлибез. Әгәр ярдәм итмәсәк, кайткач, күзләренә ничек карарбыз, дим.  Чираттагы ял­га кайтучылар яныбызга килеп рәхмәтләрен, туган яктан йөрәк җылыбыз кушып әзерләнгән ри­зыкларның никадәр кадерле бу­­луын әйтәләр. Иң элек бу эш мәчеттә башланды. Аннары “Кәеф-бар” бинасында дәвам иттек. Хәзер менә махсус штаб булдырылгач, эшләр тагын да җайланды”, – дип сөйли Фәния апа.  

Бу эшкә бер күңелеңне салсаң, әлеге дөньядан чыгам димә.  Игелекле эш Фәния апа кебек  бик күп изге күңеллеләрне берләштерә.  Өйдәге мәшәкатьләрен  икенче планга күчереп,  көн дә  апа-ханымнар   үзләре яраткан урынга –штабка ашыгалар.    Фәния апа моңарчы    консервлау  цехында   җаваплы булып,  корбан аенда сәдака итеп тапшырылган 3 сыер, 50дән артык сарык малыннан ит ризыклары әзерләүдә иң күп көч куйган кеше. Эшенең никадәр җаваплы икәнлеген аңлап,   көн дими, төн дими, хәрби егетләребезгә ризыклар әзерли. “Корбан аенда 2000гә якын банка тушенка ясадык. Рагу, паштетлар, 3-5 литрлы банкаларда итләрне маринадлап озаттык. Изге догаларыбызны укый-укый әзерләгән ризыкларыбыз аларга җиңүгә көч-дәрт өстәсен. Төнлә чакырсалар, һич авырыксынмыйча чыгып киттем.  Уллары илебезне саклауда булган аналарның халәтен  күзаллап, кулдан килгәнчә өлешемне кертәсем килә”, – ди 30 елдан артык район статистика  бүлегендә  хезмәт куйган Фәния апа. Мәктәптә укыганда ук оештыру сәләтенә ия булуы белән аерылып торган Фәния ханым бүген дә сыйныфташлар очрашуларын, төрле чараларны   башлап йөри. 

Алар тормыш иптәше Шамил абый белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.  Уллары Рафаэль, Марсель дә изге эшкә өлешләрен кертәләр.  Фәния апа  оныкларын сөяргә дә, гаиләсен тәмле ризыклар  белән сыйларга да,  төрле спорт чараларында катнашырга да, штабка барырга да вакыт таба. Ирләр эшен дә, хатын-кыз эшен дә бертигез башкара.  “Ниятең бул­са,  барысына да вакыт табыла. Мин  бер яшь ярымнан әтисез үстем.  Безгә әни  эшне бүлеп бирмәде. Минем 2 абыем булса да, мин  алар белән беррәттән, ирләр эшен дә башкардым. Гомер буе шулай дәвам итте», – ди ул.

Фәния апаны бизи  торган тагын бер күркәм сыйфатларының  берсе –  балалар белән уртак телне бик тиз табуы.  Алар һәрвакыт үзләре  кебек самими күңелле кешегә тартылалар.  Бу, әлбәттә, әнисенең  гомер буе балалар бакчасында эшләвенең дә  йогынтысыдыр. “Ата-аналарга балаларга карата  ягымлы булырга киңәш итәр идем. Үз фикереңне көчләп тагасы түгел, киресенчә, аларның фикерен тыңлый бе­лергә, ишетергә кирәк. Син булдырасың, дигән сүзләрне ешрак кабатласаң, сабый канатланып, үсеп киткәндәй була.  Әнием  янына бакчага   баргач, сабыйлар мине урап алалар иде.  Шулар белән мәш килә идем. Хәзер дә   балалар белән әвәрә килергә бик яратам”, – ди ул. 

Фәния апа күптән түгел  генә Гомрә хаҗында  булып, илләребез иминлегенә  догалар  да кылып кайтты. Изге  урыннарда кылынган  догалар кабуллардан булып,  йөрәк җылысы кушып әзерләнгән ризыклар көч-куәт өстәп,  Җиңү көннәрен якынайтса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев