Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадет тормышындагы иң әһәмиятле вакыйга

Ватанпәрвәрлек, бердәмлек, туганлык, бурыч, батырлык, намус, вөҗдан – әлеге төшенчәләр кадет антының асылын тәшкил итә.

Узган җомгада  Иске Ик­шер­мә кадет мәктәбенең 33 укучысы кадет анты кабул итте.

«Әлеге көн кадет тормышындагы иң әһәмиятле вакыйга, алар бу көннән соң  тагын да җитдиләнеп, үсеп,  сагынулар  таралып,   кыскасы, үзгәреп ки­тәләр», – ди укытучылар.

Бү­генге көндә Икшермә кадет ин­тернат-мәктәбендә 199 укучы белем ала, шуларның  103е Ик­шермә авыл җирлегеннән, 96сы интернатта торып укыйлар. Кадет мәктәбе укучылары  һәрбер конкурста хәр­би-патриотик як­­тан зур әзер­лекле булуларын күрсәтеп, алдынгы урыннар яулыйлар.  Бәйрәм тантанасын­да  да чын хәрбиләрчә, тигез саф­ларны саклап узулары бе­лән  үзләрен  котларга килгән  җитәкчеләрне, әти-әниләрне дә сокландырдылар. Кадетларны тантаналы вакыйга  белән  район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

“Күргәнегезчә, ка­­­дет мәктәбендә зур ремонт эш­ләре башкарылды. Ел­дан-ел матди-техник база яңар­ты­­ла, уңайлылыклар булдыры­ла. Ба­лаларны тәрбияләп үс­­тер­гән әти-әниләргә бик зур рәх­мәтемне әйтәсем килә. Ки­­ләчәктә дә кадет антына туг­ры калып, әлеге исемне го­­рур йөртерсез дип ышанам”,– диде Рәис  Миңнеханов үзе­нең тәбрикләү чыгышында. 

Район башлыгы укучыларны хәрби-патриотик юнәлештә тәр­­­бияләүдә зур өлеш керткән ка­дет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Миләүшә Гатауллина һәм тәр­­бияче Илнур Мостафинга  ТР Мәгариф һәм фән ми­нистр­­лыгының  Рәхмәт хатларын тапшырды. Тантаналы бәйрәм белән хәрби комиссар Фәнис Закиров, «Диңгезчеләр җыены» республика оешмасы җитәкчесе урынбасары, II ранглы капитан Габделхәмит Аб­дуллаҗанов  та котлап,  кадет сафына басучыларның киләчәктә илебезнең чын патриотлары булуларын теләделәр. Яшь десантчылар, карабинчылар, ба­ра­банчылар  чыгышлары тәкъ­дим ителеп,  кадетларның юга­ры  дәрәҗәдә әзерлекле булу­ларын күрсәттеләр.

  “Мин Нократ Аланыннан килдем. Биредә оныгым Самат Сәл­манов 6 сыйныфта  укый. Узган ел бирегә килде. Саба районында шушындый югары дәрәҗәдәге кадетлар мәктәбе булдырылуы һәм оныгымның биредә укуы белән бик горурланам. Үзе дә биредәге тәртипне бик ошата. Атнага бер тапкыр кайта, шимбә көнне Кукмарага кадәр автобус белән кайта да, үзебез килеп алабыз», – ди әбисе Гөлзирә Хәкимова.

Казан шәһәреннән килгән Алмаз Хәмзин да биредә укуыннан бик канәгать.

“Мин өч ел элек  кадет мәктәбенә килдем, быел 9 сыйныфта укыйм. Икшермә кадет мәктәп-интернатын сайлавыма бик шатмын. Кадет мәктәбендә без физик халәтне генә түгел, ихтыяр көчен дә ныгытабыз. Шулай ук үз-үзебезгә карата таләпчән, җаваплы, дисциплиналы булырга өйрәнәбез. Монда хәрби әзерлек  буенча бик ныклы эш алып барыла. Армиядәге шикелле ныклы тәртип урнашкан. Мин  бүген кече лейтенант дигән хәрби дәрәҗә алдым.  Ватанымны бик яратам. Бирегә укырга килүем дә шуны раслый”, –ди Алмаз.

Кадетлар киләчәктә үзләренә  булган ышанычны, ватанпәрвәрлекне  ил алдында да расларлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев