Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кагыйдәләр үтәү өчен языла

Безнең әңгәмә

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе елдан-ел аерым әһәмиятлелек ала бара. Статистика әлеге проблемага кайчанга  караганда да күбрәк  игътибар бирергә   кирәклеге турында  сөйли. Әйтик, агымдагы елның 6 аенда гына республика юлларында үлүчеләр саны 34кә арткан,  ягьни 146га җиткән. Үлем-җитемнәр  “Имин сыйфатлы юллар” милли проектының төбәк  проектына  салынган  күрсәткечтән  узып  киткән. 

Безнең районда вәзгыять ничек тора? Саба  муниципаль районының юл хәрәкәте  иминлеге буенча  комиссия рәисе, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов белән әңгәмәбез шул хакта.

Марат Рашатович, 6 айлык күрсәткечләр буенча Саба районында юлларда хәл тотрыклырак дияргә мөмкинме? 

 –   Яртыеллык анализ   күр­сәткәнчә, район тер­рито­рия­сендә 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, 4 кеше  тән җәрәхәте  алды. Үлүчеләр  юк. Фаҗигаләрне кисәтүдә профилактика эше мөһим. ГАИ, Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  һәм  фото-радар  комплексы ярдәмендә 3632  административ  хокук бозу очрагы ачыкланды. Шуларның 49ы – транспорт  чаралары белән исерек хәлдә идарә итүчеләр. Суд  карары нигезендә 31  йөртүче машина  йөртү танык­лыгыннан  мәхрүм ителде һәм 30  мең сум штрафка тартылды. Икесе сак астына алынды. Базада штрафны түләгәнлекләре турында мәгълүмат булмаган очракта  йөртүчеләр  кабат  административ  җаваплылыкка тартыла. Алты айда  әлеге  чара 88   йөртүчегә карата күрелде. Профилактиканың  нәтиҗәлелеге күрсәткечләрдә чагылыш таба. Әйтик, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләр 2023 елның шушы чорыныкы белән  чагыштырганда 39,6 процентка  ким. Шул  ук  вакытта исерек  йөртүчеләрне, иминлек  каешларын эләктермәүчеләр, документсыз руль  артына  утыручыларны ачыклауга  контрольне  көчәйтергә  кирәк.

–  Юллар  челтәрен тиешле норматив хәлдә тоту максатында   кү­рел­гән  чаралар белән таныштырсагыз  иде.

– Саба районында  төбәк әһәмиятендәге  юлларның гомуми озынлыгы 328  километр тәшкил итә. Шуның 319,4  километрына  асфальтбетон салынган, 42 километры яктыртылган. Быел Олы  Нырты авылында тротуарлар  ясалды. Сигнал баганалары –1100, ясалма тигезсезлекләр  4 урында, юл билгеләре 228 данә  куелды. Җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын, күперләрне, корылмаларны  язгы  комплекслы тикшерү нәтиҗәләреннән  чыгып һәм урам  челтәрен юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры китерү буенча  эшләр башкарыла. Муниципаль юл фондыннан   Лесхоз, Шәмәрдән,  Байлар Сабасы,  Иске Мичән торак пунктларында урамнарны төзекләндерүгә 19,651 миллион  сум акча тотылачак. ЩПС программасына 20 миллион сумлык эш белән 12 авыл урамнары кертелде. Лесхозда асфальтка асфальт программасы буенча 1370 метр юл норматив хәлгә  китереләчәк. Моннан тыш гражданнар үзләре дә юл  хәрәкәтен оештыруга,  урам-юл челтәрен тиешле  хәлдә тотуга  кагылышлы үтенечләрен “Халык контроле” порталы  аша җиткереп бара. Быел  6 айда  әлеге  система  аша 13 заявка  алынды һәм барысы  да уңай хәл ителде.

 

–   Юл хәрәкәтендә  кат­нашучыларның иң нык  сакланырга тиешле  категориясе – балалар. Бу  эш ничек  куелган?

–  Балалар урамнарда йөрү, җәяүлеләр сукмагыннан чыгу күнекмәләренә мәктәпкәчә яшьтәгеләр  учреждениеләреннән үк өйрәтелә. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  учреждениесе бүлекчәсе  шушы юнәлештә  планлы эш алып бара. 2024 елда балалар бакчаларында  43 агитация чарасы, шулай  ук төрле  акцияләр,  укучылар, студентлар белән  әңгәмәләр үткәрелгән. Балаларның юлларда имгәнүен  кисәтүдә  яшь инспекторлар  хәрәкәтенең дә (ЮИД) роле зур.

Укучыларны мәктәп  автобусларында йөртүнең оештырылуы да даими контрольдә.  Алар барысы да  ГЛОНАСС спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Барлык мәктәпләрдә дә “Йорт-мәктәп-йорт" куркынычсыз маршруты өйрәнелгән һәм расланган юл иминлеге паспорты бар. Май аенда районыбызның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә “Бала – төп пассажир” акциясе, 2024 елның З июненнән 2 июленә кадәр “Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм” дигән исем астында юл хәрәкәте иминлеге айлыгы үткәрелде. Җәйге чорда балалар күбрәк ата-ана  контролендә. Кызганычка  каршы, балигъ булмаганнар  катнашында  юл-транспорт  вакыйгалары шушы  чорда теркәлә. Күптән түгел  Шәмәрдәндә  электрон самокатта баручы бала гаебе белән килеп  чыккан күңелсез хәл  шул хакта  сөйли.

Бәхетсезлек очракларын булдырмауның иң җиңел юлы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, машина йөрткәндә игътибарлы булу. Шул  чакта фаҗигаләр барыбызны  да  читләтеп үтәр.

–   Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев