Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каникулда укырга китаплар алганнар

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юк. Бигрәк тә ул китапта балалар теле белән язылган булса

2021 елның 1 ноябрендә Шәмәрдән лицееның 1а сыйныф укучылары өчен Шәмәрдән авыл балалар китапханәсендә "Эрудит-кафе" исеме астында штурм үткәрелде. Әлеге очрашуның максаты балаларга үзләренең танып-белү һәм иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү иде. "Салават күпере" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп, укучылар "Винегрет", "Салат АБВГДейка", "Чай с ароматом пословицы", "Салат "Блиц-разминка", "Суп логический", "Соляночка поэтическая", "Гарнир арифметический", "Котлета собирательная", "Мороженое переменка", "Пирожное фотослоёночка", "Холодные напитки", "Горячие напитки", "Щи музыкальные" кебек уеннарда көч сынашты. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, китапханәчеләрнең сорауларына энтузиазм белән җавап бирделәр. Чара ахырында барлык балалар да китапханәгә бик теләп язылдылар һәм каникулга китаплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев