Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кануннарның үтәлүе – һәркем өчен

Соңгы елларда кешеләрнең үз хокукларына игьтибары артуы халыкның юридик белем дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле. Хәзер җилнең кайсы яктан ис­кәнен белеп тору тагын да зуррак әһәмияткә ия. Ә кануннарны белмәү кеше хокукын бозуның төп сәбәпләренең берсе булып тора.

  Без закон буенча яшәргә күнеккән - дәүләт безнең өчен барысын да хәл итә. Республикабызда кеше хокукларын яклауда зур эш алып барыла. Бу  юнәлештә   күрелгән  чаралар кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгышларында  ачык  чагылыш  таба. Әйтик, былтыр  ул җитәкләгән аппаратка 5750 мөрәҗәгать килгән. Шуның 14е – безнең район гражданнарыннан. Чит ил гражданын яшәү урыны буенча теркәүдән баш тарту, махсус хәрби операциядә катнашучының акчалата тәэмин ителмәве,  хәрби хезмәткәрнең 3 яшькә кадәрге баласына по­собиеләр түләү мәсьәләсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ГАИ инспекторлары гамәлләренә, граж­данның абыйсының махсус хәр­би операция зонасыннан кай­туына ярдәм турында, мо­би­ли­зацияләнгәннәрне җыю пунктында булган вакытта акчалата тәэмин ителмәү, кулга алынган әсирне  алмашу өчен  исемлеккә  кертү буенча  ярдәм күрсәтү турында мөрәҗәгатьләр килгән. Күргәнегезчә, күбесе хәрби хезмәт  мәсьәләсе буенча булган.

“Халык контроле” мәгълүмат системасында 104 667 белдерү бастырылган. Безнең район гражданнарыннан  анда 36 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 32се уңай хәл ителде, дүртесе 2024 елның планына кертелгән  иде. Аларны кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын вакытында кардан чистартуны; муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлауны;  Шәмәрдән-2 авылында мәктәп автобуслары өчен тукталыш урнаштыруны;  башлангыч сыйныфларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне; балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштыруны, булганнарын төзекләндерүне; куркыныч агач электр таянычларын тимер-бетон терәкләргә алыштыруны;  адрес, кибет исемнәре, аларның эшләү вакытлары татарча дөрес язылмавын;  җәйге чорда хужалыкта суның начар килүен, тулаем суның сыйфатын; күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны үз эченә  ала. Әйтик,  “Шәмәрдән-2”нең Зеленая һәм Свободы урамнарындагы юлны ремонтлау, электр челтәрләрендәге көчәнешне  җайга  салу буенча  мөрәҗәгатьләр алынып, аларны хәл итү  2024 ел планына кертелгән иде. Алар барысы да  эшләнде.     “Шәмәрдән-2” авылында төрле яшьтәге балалар өчен балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру  2025 елга планлаштырылды.

Ел дәвамында Аппарат тарафыннан төрле ведомстволар бе­лән берлектә 6 “кайнар” линия телефоны оештырылды. Аларга 330 кеше шалтыратып мөрәҗәгать иткән. Халыкның мөрәҗәгатьләре  район башлыгына,  башкарма комитетына, прокуратурага төрле мәгълүмат системалары аша җит­керелә.

Шәхсән үземә күпчелек  коммуналь хезмәтләр өчен түләү, шул исәптән 5 көн дәвамында яшәү урынында вакытлыча булмаган очракта, чүпне чыгарган өчен яңадан исәпләү; җәйге чорда гына кеше  яшәгән торак йортка электр энергиясен тоташтыру мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать иттеләр.  Шулай ук, «ПЖКХ» идарәче компаниясе йөкләмәсе нигезендә кайбер йорт хуҗалыкларга чүп чыгару хезмәте буенча өстәмә түләүләр исәпләнү дә район халкында канәгатьсезлек тудырган  иде.

Вәкаләтле  вәкил аппараты катнашкан мәсьәләләрнең күпчелеге хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау белән бәйле иде.  Ил күләмендә мобилизация дулкыны башлангач ук районыбыз җирлегендә дә оператив штаб оештырылды, Махсус хәрби операциягә киткән егетләребезгә,  гаиләләренә яр­дәм күрсәтү  башланды. Волонтерлар, битараф булмаган районыбыз халкы ярдәме белән  егетләребезгә һәм ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларга  гуманитар ярдәм гел җибәрелеп барыла. Оператив штабка килгән мөрәҗәгатьләрне Аппарат белән дә хәл итәргә тырышабыз.

Хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук бозулар хезмәт хакын вакытында түләмәү һәм тиешле дәрәҗәдә булмау белән бәйле. Шул унайдан, районда ведомствоара комиссия тарафыннан «соры базар»ны бетерү, керемнәрне легальләштерү максатыннан рейдлар үткәрелеп барыла. Районыбызда әле hаман да хокук бозулар бар. Алар арасында хезмәт килешүе рәсмиләштермичә эшләтү, эш хакын минималь  күләмнән азрак түләү, «конверт»та бирү, үзмәшгульләр тарафыннан үзе җитештермәгән товар сату, эш сәгатьләре тиешеннән күп булу, вакытлыча туганнарны эшләтеп тору, сынау вакытын рәсмиләштермәү урын  алып тора. Тикшерелгән затларга прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан кисәтүләр бирелде. Исегезгә төшерәсе килә: минималь хезмәт хакын түләмәүчеләргә 50 мең сумга кадәр штрафлар hәм 3 елга кадәр дисквалификация каралган.

Һәрберебез үз оешмасында гадел, җаваплы эшчәнлек алып барса, районыбызда алда әйтелеп кителгән мәсьәләләрдә кимчелекләр күзәтелмәячәк. Хо­кук яклауда үзара аңлашып хез­мәттәшлек иткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Бердәм эшләүне дәвам итәрбез дип ышанам.

Рафил Галимҗанов,

кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев