Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КАРАКТАН КАЛА, УТТАН ЮК

Карак керсә, бер әйбереңне алып китәр, ут керсә, бер мөлкәтеңне дә калдырмас, ди халык. Дөрестән дә, башына төшкән кеше өчен зур кайгы инде ул янгын. Гомерең буе тырышып җыйган мал-мөлкәтең юкка чыксын әле! Шул ут эчендә якыннарыңны да югалтсаң, бу гомерлек хәсрәт булып әверелергә мөмкин…

Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә “Торак 2019” күзәтчелек профилактика операциясе дәвам итә. Аның барышында Иске Икшермә авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 7 аенда хезмәткәрләр тарафыннан 1649 шәхси йортта, шул исәптән 318 ялгыз торучылар,101 күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды. Кеше саен кереп хуҗалыкны бер карап, күзәтеп чыгу яхшы профилактик чара. Сораган кешегә дөрес итеп киңәш бирәбез, ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Чөнки каралты-кура, ишек алды тирәсендәге саксызлык бәла чыганагына әверелергә мөмкин. Кош-кортларга ризык пешерәм дип ягып җибәрелгән «буржуйка» үзеңә генә түгел, күршеләргә дә куркыныч тудыра. Сарай, келәт диварларына терәп өелгән салам кибәннәре дә янгынга көч өстәүче яхшы ягулык булып тора. Моннан тыш егетләребез үзләренә беркетелгән зонаның су белән тәэмин ителешен дә контрольдә тоталар, чөнки янгын сүндерүдә су төп рольне уйный. Авыл урамнарында һәр 200 метр саен пожарный гидрант булдырылырга тиеш, сусаклагычлар, буалар янына якын килү өчен 12х12 метрлы мәйданчыклар булу шарт.

Сүз азагында, халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә:янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиренә җиткереп үтик. Акчабызны кызганмыйча иске электр чыбыкларын алыштырсак, ут һәм газ приборларын тикшереп, ачык ут белән сак эш итсәк, шәт, янгын очраклары безне читләтеп үтәр.

Фәнис Сәләхиев,

Иске Икшермә авылы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев