Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каралтылган пыяла авариягә китерә

Бүген ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә "Тонировка” операциясе үткәрде. Аларга “Саба” таңнары” журналисты да кушылды. Автомобильләренең ишек пыялаларын каралтучылар юлларда шактый очрый. Кайберләре шул юл белән машиналарын “текә” итеп күрсәтәселәре килә, икенчеләре тонировкалауны кояш нурларыннан саклану өчен дип аңлата. Рейд барышында тоткарланган “тонировкалы” беренче йөртүче 2001 елгы егет булып чыкты. Аңа ике ян пыяладагы кара пленкаларларны салдырырга туры килде, үзенә админстратив беркетмә төзелде.

“ГОСТ” таләпләре нигезендә йөртүченең урыннан күрү мөмкинлеген тәэмин итә торган алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 75 проценттан, ян тәрәзәләрнеке 70 проценттан да ким булырга тиеш түгел. Тоткарланган йөртүченең ян пыяласы яктылыкны 20 процент кына үткәрә иде. Моның өчен штраф 500 сум тәшкил итә. Пленканы салдырырга теләмәү ЮХИДИ инспекторы таләпләренә буйсынмау булып санала. Бу очракта йөртүчегә төзелгән беркетмә судка җибәрелә. Законлы таләпне үтәмәүчегә административ арест чарасы да күрелергә мөмкин. Бүген рейд барышында ике йөртүче тоткарланды. Ел башыннан алып каралтылган пыяла белән йөргән 74 шоферга беркетмә төзелде”,– дип аңлатты ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Илнур Насыйбуллин.

Районда шулай ук “Автобус”, машинада телефоннан сөйләшеп баручыларны ачыклау буенча “Мобильник” операцияләре дә бара.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев