Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каравон-2023»тә шәмәрдәнлеләр дә чыгыш ясады [+фото]

Лаеш районының Никольское авылында «Каравон-2023» XXXI Бөтенроссия рус халык бәйрәме узды.

Шәмәрдән мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Акварель» халык бию төркеме «Люблю Ивана» дигән рус биюе белән һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Әхмәтшина «В роще пел соловушек» дигән рус халык җыры белән чыгыш ясадылар. 

Концерт программасы берничә сәхнәдә узды. Бу бәйрәм Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясе төбәкләренең 170 тән артык коллективын җыйды.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны рус халык уеннары, халык сәнгать кәсепләре буенча мастер-класслар, театральләштерелгән тамашалар, ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән ярминкәләр көтте. Катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев