Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кайберәүләр төзәлергә теләми

Районда җәмәгать иминлеге булдыруда оператив чаралар да зур роль уйный. Әйтик, “Условник” операциясе шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне, мәҗбүри эшкә тартылганнарны контрольдә тоту максатында елга берничә тапкыр үткәрелә. Октябрь аена билгеләнгән әлеге чара барышында суд хөкеме карары булган 57 кеше тикшерелде. Нәтиҗәдә профилактик учетта торучы бер кешенең җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрүе ачыкланды. Аңа карата административ беркетмә төзелеп, материал сынау вакытын озайту өчен судка җибәрелде.

Шулай ук 16-20 ноябрь көннәрендә Россия Федерациясе суд приставлар федераль хезмәте белән берлектә “Шартлы хөкем ителүче-бурычлы” операциясе дә үткәрелде. Хәзерге вакытта безнең инспекциядә балаларына алимент түләүдән читләшкән өчен хөкем ителгән 5 район кешесе учетта тора. Шуларның 3есе – ирләр, икесе – хатын-кыз. Алар үзләре яшәгән урындагы берәр оешмага эшкә урнашырга һәм хезмәт хакларыннан суд тарафыннан билгеләнгән өлешен дәүләт файдасына күчереп барырга бурычлылар. Шулай да кайберәүләр инспекция йөкләмәләрен үтәргә, тәүбәгә килергә теләми. Нәтиҗәдә хезмәткә урнашудан усал нияттән баш тарткан С.га язмача характеристика әзерләнеп, төзәлергә билгеләнгән эш срогын тагын да кырысрак җәзага алыштыруны сорап судка гариза бирелде. С. хөкем карары нигезендә ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин.

Илнар Сәлимов,җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев