Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан, “Яшьлек”не каршы ал!

Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан, 12 июньдә Саба муниципаль районының Балалар иҗат үзәгендә " Театрлы Идел буе" дип исемләнгән фестивальның муниципаль этабы узды.

Конкурсны оештыручылар һәм жюрилар катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр. Жюриның объектив фикере буенча, Саба балалар иҗаты үзәгенең «Яшьлек» театр коллективы – 1нче, Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган «Яшьлек» театр коллективы – 2нче, ә Шәмәрдән лицееның "Өмет" театр коллективы 3нче урынны яулады. Конкурсның республика турында безнең район данын беренчелекне алган коллектив яклаячак. Ә чыгышлардан соң балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зилә Абдуллина һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Мөбәрәков мастер-класс күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев