Казанда яшь теннис осталары ярышты
Бүген Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды.
Бүген Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Ярышта Саба районы данын "Саба-Арена" спорт мәктәбе һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге укучылары яклады.
Парлы разрядта кызлар арасында Динә Батыршина-Динә Хәбибуллина ("Яшьлек") дуэты көмеш, егетләр арасында Камил Вилданов ("Саба-Арена")-Ганиев Ансель (Баулы) дуэты бронза медаль яулады.
Катнаш парлы разрядта Камил Вилданов-Зилә Хәбибрахманова дуэты өченче урынга лаек булдылар. Шәхси разрядта Зилә Хәбибрахманова көмеш медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев