Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңар мәдәният йортында узган бәйрәм чарасына хуҗалыкның игенче -механизаторлары чакырылып хөрмәтләнде

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йортында «Игенче хезмәте турында бөтен башаклар җырлый» дигән тематик кичә узды.

  Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне - барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре өчен мөһим бәйрәм . Шул уңайдан, Кече Шыңар мәдәният йортында «Игенче хезмәте турында бөтен башаклар җырлый» дигән тематик кичә үткәрелде. Концерт программасында катнашучылардан ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре, шулай ук  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады. Бәйрәмгә барлык механизаторлар, тракторчылар, комбайнчылар һәм игенчеләр чакырылды, чөнки үзләренең тырышлыгы, хезмәтләренә тугрылык,  заманча технологияләрне үзләштерү ярдәмендә алар барыбызга да тыныч һәм уңайлы тормыш булдыралар. Игенчеләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдереп, икмәк һәм тоз тапшырылды, аларның һәрберсенә багышлап җырлар яңгырады. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев