Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңарда балалар белән «галәмгә сәяхәт» кылдылар, Килдебәктә рәсем ясаттылар

Космонавтика көне районыбызда төрле кызыклы чараларны үз эченә алды

  Кече Шыңар мәдәният йортында "Космоска сәяхәт" дигән танып белү программасын үткәрделәр. Башта балалар космонавтика тарихы белән таныштылар: космос турында тикшерү кеше тарафыннан борынгы заманнарда ук башлануы, кешегә кадәр  космоска юл салган хайваннар, беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы һәм  ачык космоска беренче булып чыккан очучы – космонавт А. Леонов турында белделәр. Катнашучыларга планеталарны һәм зодиак билгеләрен тану өчен ребуслар һәм табышмаклар тәкъдим ителде, аларның бу теманы  яхшы белүләре ачыкланды. Чара ахырында бергә стена газетасы чыгардылар, китапханә фондыннан  оештырылган тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

  Ә Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Космос турында фантазия» исемле рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар иҗатында космос киңлекләре, космонавтлар, планеталар һәм йолдызлар фантастик чынбарлыктан безнең дөнья чынбарлыгына әверелде. Рәсемнәр бик якты, төсле, истә калырлык булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев