Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Кибәче авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштергән монумент ачу тантанасы

Кече Кибәчедән фронтка 84 ир-егет киткән, шуларның 47се яу кырында ятып калган.

Ил азатлыгы  өчен  кулларына  мылтык  алганнарның  барысының да исеме    монументка   язылган.  Изге  урында үткәрелгән  митингта башкарма  комитет  аппараты  җитәкчесе Марат  Кәримов,  авыл  җирлеге  башлыгы Айрат Сафин, хәрби  комиссар Фәнис  Закиров, “Саба” җәмгыятенең  “Сатыш” бригадасы җитәкчесе  Фәргать Сәүбәнов,  район  мәдәният  бүлеге  башлыгы  Рөстәм  Заһидуллин, сугыш  чоры баласы Габдерәүф Мифтахов  чыгыш  ясады. Урамнан  танылган  эшмәкәр Рифкать Шәфыйков инициативасы белән  оештырылган сугыш  чоры техникасы  парады  үтте. Бәйрәмне Олы Кибәче  урта  мәктәбе  укучылары чыгышы  бизәде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев