Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңарда җәйге каникул вакытында үткәрелгән чаралар

Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш алдан төзелгән план буенча алып барыла. 24 июнь көнне мәдәният йортында наркомания темасына танып белү программасы үтте. Чара барышында балалар төрле хәлләрдән чыгу юлларын таптылар, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган буклетлар белән таныштылар.

Әйләнә-тирә мохит көненә “Җир исемле планетаңны сакла!» дигән чарада балалар белән “табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темаларына әңгәмәләр үткәрелде, экологик әкиятләр укыдылар, дидактик уеннар уйнадылар. Санкт – Петербург тарихы белән слайд-танышу вакытында балалар игътибарына Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе, һәм, әлбәттә инде, шәһәргә нигез салучы Петр I турында хикәя тәкъдим ителде. Россия көненә багышлап «Россия - минем Туган илем» дигән танып-белү программасы үткәрелде. Чара барышында бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, балалар «Ватан» дигән сүзне ничек аңлавы турында фикер алыштылар. Балалар өчен «музыкаль хәрәкәт»дигән концерт программасы оештырдылар.Концерт номерлары уеннар, табышмаклар белән алмашынды, барысы да музыкаль хәрәкәттә актив катнаштылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев