Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кешегә җылы сүз һәрчак кирәк

3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне

  Билгеле  булганча, 3 декабрь Россиядә Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызда 1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башлана. Бу киң  күңелле кешеләргә игелек  кылу  өчен  мөмкинлек дигән сүз. Ункөнлектә мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар, чыннан да, арта. Төрле  чаралар, ярышлар уздырыла, бушлай хезмәт тәкъдим ителә. Алар  хакында тулырак  сөйләр  өчен  район инвалидлар оешмасы рәисе Әмин Миңнегуловка  мөрәҗәгать иттек.

– Ункөнлек байтак кешене  колачлый. Районда 3901  инвалид исәпләнә һәм  аларның  саны  үзгәреп тора, – ди ул. – Шуларның 447- 1нче, 1676ы – 2нче, 1558е  3нче категория инвалидлар. Пенсия  яшенә  җитмәгәннәр – 845, коляскада гына йөрүчеләр 137 кеше. Иң кызганычы,  исемлеккә тумыштан саусызлар өстәлеп торуы.  Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә күпкә авыррак туры килә. Коляскага  мохтаҗларны үстерүче  аналарга  сабырлык  бирсен. Ункөнлек  чараларына  килсәк, 1 декабрьдән  үк социаль хезмәт күрсәтү органнары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре белән берлектә “Безнең булышлыкны той!”  акциясе старт алачак. Ялгыз,  аз тәэмин ителгән инвалидларның тормыш-көнкүреш шартлары өйрәнеләчәк, кирәк булган очракта матди, социаль психологик ярдәм күрсәтеләчәк,  вакытлы  яисә даими кайгыртуга  алу оештырылачак. Социаль хезмәткәрләргә дә эш артачак. Традицион  ведомствоара  чара  – “Түгәрәк  өстәл” 3 декабрьгә билгеләнде.  Сөйләшүдә инвалидларның, аларны тәрбияләүчеләрнең  мөрәҗәгатьләре тыңланып, булган проблемаларны хәл итү юллары өйрәнеләчәк. Ункөнлектә төрле мәдәни, спорт  чаралары үткәрү  каралган. Шахмат-шашка,  өстәл теннисы, бочче  ярышлары, мастер-класслар, “Күңелле  стартлар” уеннары, экскурсияләргә бару каралган. Чөнки мөмкинлекләре чик­ләнсә дә, инвалидлар – тормышта үзен расларга  омтылган, спортка битараф булмаган кешеләр. Алар быел да, республика һәм башка төбәкләрдәге  бәйгеләрдә актив  катнашып, зур  уңышларга  ирештеләр.

–Әмир Ибраһимович, инвалидларны борчыган  мәсьәләләр ничек хәл ителә?

– Районда инвалидлар турында да кайгыртуны күздә тоткан  халык  адреслы  яклау программасы тормышка  ашырыла. “Уңайлы мохит” максатчан программасын гына  алыйк. Бу юнәлештә районда   күп  эшләнде.  Йөзү бас­сейны реконструкцияләнеп, инвалидлар  өчен 2нче  катка  менү лифтлары да  ур­наштырылды һәм  башка  уңайлыклар тудырылды. Шулай да коляска белән керергә пандуслар  куелып бетмәгән биналар бар әле. Булганнарында  ГОСТ таләпләре үтәлеп бетми. Әйтик, Сабаның үзәгендәге аптека һәм сәүдә нокталары. Бу мәсьәлә соңгы вакытта кабат өйрәнелде һәм оешма тарафыннан тиешле тәкъдимнәр  кертеләчәк.  Аерым күпфатирлы   йортларда инвалидлар автомобильләрен  кую  урыннары булдырасы бар.  Инвалидларны   махсус тернәкләндерү чаралары белән иминиятләштерү,  социаль  яклау  органнары тәэмин итә. Еллык хисапка  кертү өчен  алардан  мәгълүмат  алыначак.

Шунысын  да онытмыйк,  3 декабрь – датасы, янәшәбездә тормышта авыр хәлдә калган, чир һәм авырулардан җәфа чигүче, ярдәм һәм кайгыртуга, социаль яклауга мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртү көне. Районның барлык инвалидларына сәламәтлек, рухи көч һәм күңел күтәренкелеге, яхшылыкка ышаныч, актив тормыш телим.

Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев