Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кешеләргә булыша алуы белән бәхетле

Мин күбрәк мактап, рәхмәт әйтеп язарга яратам. Начарларын онытырга тырышам, шунысы бар- юлымда яхшы кешеләр күбрәк очрый.

Чир-сырхаулар адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау. Раббыбыз безгә чирләр бирсә, аны юк итәр өчен табибларны яраткан. Авыруым буенча (мин 2 группа инвалид) табибларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шәмәрдән хастаханәсендә эшләүче шәфкать ияләренең барысы да рәхмәт сүзләренә лаек. Ләкин шулар арасында берсен аерым билгеләп үтәсем килә. Күренергә баргач, башта күбебез Лариса ханым Обдирщикованы көтәбез, чөнки ул алдан килеп, барыбызга да аңлатып, кирәк язуларны әзерләп бирә, минем эш түгел дими. Күңеле кушкач, халыкка хезмәт итү буенча укып та кайтты. Хәзер сораулар булса, иң беренче аңа керәбез. Без -авыруларны дару гына терелтми, кабул итүче табибның якты йөзе, матур сүзе дә дәвалый. Килеп кергәндә җылы итеп каршы алсалар, чирең дә онытылып тора. Бер көнне күренергә баргач, авырулар еламыйлар гына, безнең Ларисабыз эштән китә икән бит диләр. Моңа йөрәгем әрнеде, утыз елдан артык намуслы хезмәт башкарган кешене ничек эштән җибәрәләр икән дип аптырадым. Бу гаделсезлеккә түзә алмадым, кайткач, баш табибка шалтыратып сорашырга булдым. “Ник китсен Лариса, үз эшендә калачак” дигәч, сөенечемнән хәтта кычкырып җырлыйсым килде. Дөреслек бар икән дим. Иртәгесен хастаханәгә күренергә баргач, әле эш сәгате башланмаган булса да, Ларисабыз авыруларга ярдәм итеп йөри иде. Үзе дә елмая, шатлыгы йөзенә чыккан. Бер кая да китмәгән, яраткан эшен башкаруын дәвам итә. Мин күбрәк мактап, рәхмәт әйтеп язарга яратам. Начарларын онытырга тырышам, шунысы бар- юлымда яхшы кешеләр күбрәк очрый. Язмышымда   Лариса Наил кызы очраганына шөкер кылам. Әле озак еллар нурлы йөзен күреп куанырга язсын. Эшендә уңышлар телибез.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев