Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык биюе буенча чыгарылыш имтиханы

2019 елның 28 маенда Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең чыгарылыш сыйныф укучылары (укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З.) халык биюләре дисциплинасы буенча соңгы чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар.

Имтихан барышында укучылар станок янында төрле халык биюләре характерында күнегүләр башкардылар, Идел буе халыклары биюләре ( татар, татар-мишәр, башкорт, рус, мари) һәм якын чит ил халыклары биюләре (украин, молдаван, карпат, грузин, әрмән, үзбәк)   биеделәр.

Имтиханда Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары каршында сынау тоттылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев