Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар

1 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган "Кошлар канатларында яз кайта" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Халыкара кошлар көне-кешенең табигать белән берләшүе бәйрәме. Халыкара кошлар көне ел саен бер үк көнне-1 апрельдә үткәрелә. Мондый дата бәйрәм итү өчен генә сайланмаган. Эш шунда, нәкъ менә март азагы һәм апрель башы җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Бу көнне олылар да, балалар да кошларга мөмкин кадәр ярдәм итәләр: җимлекләр, сыерчык оялары эләләр.

Чарада без балалар белән очыш һәм кышлаучы кошларны өйрәндек. Уен рәвешендә кошлар җырларын чиштеләр. Энциклопедияне карадылар. Чара ахырында 2 нче сыйныф укучыларына сыерчык оясы бүләк иттек, алар аны мәктәп территориясендә элделәр һәм кошлар килүен күзәттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев