Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХАН АЛЫМЫ ӨЛГЕРЕШНЕ ЯХШЫРТА

Яңа 2017-2018 уку елы башлангач Саба аграр көллиятендә яңа методика – Хан алымы белән белем бирүгә күчүләре турында язган һәм аның укыту сыйфаты йогынтысы белән I семестрдан соң таныштырырга вәгъдә иткән идек.

 Көллият студентлары саныннан алсак, бу яңалык 440 гаиләгә кагылышлы. Хан алымының  асылы, гади генә итеп  әйткәндә, класс эшен – өйдә, өйгә бирелгәнне дәрестә эш­ләүдән гыйбарәт. Ягъни студент укытучы аң­латканчыга кадәр теманы башта ноутбогын ачып, видеороликтан үзе  өйрәнә һәм дәрестә сөйләп, бе­лемен тирәнәйтә. Видеороликны класстан тыш вакытта әзерләгән  укы­тучының дәрестә студентлардан теманы сорарга дөнья кадәр вакыты кала. Әлбәтә,  яңалык дигәнең җиңел генә керми. Көл­лият укытучылары һәм студентлар белән сөй­ләш­кәндә дә бу үзен  сиздерде. 

   –Баштарак без – укыту­чыларга  да, студентлар­га да авырлыклары бул­ды, –диде рус теле һәм әдәбиятыннан белем  би­рүче Лилия Хә­би­буллина. – Хан  алымы белән  укыту  өчен  без бандикам һәм видеоредактор программаларын  үзләштердек.  Хә­­зер эш бер системага   салынды,  шуңа   күрә хәзер педагоглар һәм ата-аналар исеменнән дә Хан  алымы белән  эшләве  җиңел икәнлеген әйтә  алам. Моңарчы мин барлык  студентлар белән көн­дәлек аралашырга,  билге куярга  өлгерә  алмый  идем. Тел фәне  укытучысы буларак узган  ел дәрес  вакытында  мин   күбрәк  эшләгән булсам, хәзер лекцияләр вакытында күб­рәк студентлар сөйли. Ал­дан әзерләнеп киләләр һәм дәрес  вакытында язу­чыларның  әсәрләрен ана­лизлыйбыз. Яңа  алым студентларның тел  сөй­ләмен  үстерүдә ярдәм итә һәм алар барысы да ди­яр­лек  дәресләрдән  көндә­лек билге  алалар. Практи­ка узган студентларга  уңайлы, алар без Саба районы  сайтына  куйган  видеоматериалларны  укыйлар  да,  эшлиләр дә.

 Махсус фәннәр укытучысы Рөстәм Фәтхриев та яңа методиканың өстенлеген ачып бирде. “Без, дөресен әйткәндә, студентларны өйләрендә китап укырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Алар йә телефонын актара, йә компьютерда нәрсәдер карап утыра. Хан  алымы замана яшьләренең шушы ягын исәпкә алган кебек...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев