Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хастаханә төзеткән депутатка–юбилей медале

Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы елы” дип игълан ителгән ел ис­тәлекле вакыйгалар, котлауларга бай булды. Алтмыш райондашыбыз “ТАССР тө­зе­лүгә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде. Бай­лар Сабасыннан авыру сә­бәпле рәсми тантаналарда катнаша алмаган Илфар Мөбарәковка медальне район һәм Саба җирлеге ветераннар советы рәисләре Расих Сабиров, Фәнил Ильясов өенә барып тапшырдылар. Илфар Әһли улы 1975-1980 елларда 191нче сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты буларак, Шәмәрдән участок хастаханәсе төзе­леше буенча халык наказын үти.

undefinedМоннан тыш инвалидларга фатирлар алып бирүдә булышлык күрсәтә. Сабалылар аны “Сельхозтехника” район берләшмәсендә тәэминатчы вазифасын башкаручы (1983-2007 еллар) буларак белә. Хезмәте һәрчак югары бәяләнде. 1976 елда III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Кифая ханым үзе дә корыч беләкле кеше булды. Ун елга якын Иләбәрдәге тимер-бетон эш­­ләнмәләр заводының ир­ләрдән остарак эретеп ябыштыручысы иде. “Мин сезгә юбилей медален район башлыгы Рәис Нургали улы үтенечен үтәп тапшы­рам. Куйган хезмәтегез өчен хакимият, ветераннар советы исеменнән бик зур рәх­­­мәтемне белдерәм”,– ди­де Расих Сабиров. Элеккеге хезмәттәшен данлыклы токарь, ТАССР Югары Советы депутаты булган Мәгъдәнур абый Гатауллин да котлады, озын гомер, сәламәтлек те­ләде. Ил­фар абый хөрмәтләп килгәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте, Кифая апа татар хатыннарына хас кунакчыллык белән чәй табыны да әзерләгән иде.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев