Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХАСТАХАНӘГӘ – МАХСУС МАШИНАДА

Безнең районда 65 яшьтән узган өлкәннәрне хастаханәгә диспансерлаштыру узарга, табибка күренергә махсус машина белән алып барачаклар.

Бу эш “Демография” милли проекты, шулай ук аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклауда өстәмә скрининглар уздыру өчен эшләнә. Шушы максатка “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә яңа “Лада Куб” (такси) машина биреләчәк. Аның белән 2 сентябрьдән башлап, 800дән артык өлкәнне график нигезендә өйләреннән килеп алып хастаханәгә алып киләчәкләр һәм кайтарып куячаклар. Әлеге хезмәттән беренче чиратта ялгыз яшәүчеләр, инвалидлар файдаланачак. “Эксперимент тәртибендә үзәк хастаханәдә Түбән Симет авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 6 кеше, шул исәптән 2 ир-ат һәм 4 хатын-кыз диспансерлаштыру үтте. Машинада китерелгән өлкәннәрне медицина хезмәткәрләре каршы алды һәм кабинетлар буенча озатып йөрде. Алар флюорография, ЭКГ үттеләр, акушеркага һәм участок терапевтларына күренделәр, аерым проб­лемалар булмады, – ди районның “Балкыш” үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гүзәл Закирова.

Пенсионерларга алдан ук Түбән Симет медпункты фельдшеры анкеталаштыру үткәреп, күз басымын үлчәгән, антропометрия, кан анализы һәм онкоскринингка тикшерү өчен материаллар алган. Әлеге яңалык олылар арасында авыруларны вакытыннан алда ачыкларга ярдәм итәр дип уйланыла.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев