Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт бәхет китерә

2 майда Түбән Утар авылында яшәүче Корбангали Шәйморза улы Шәйморзин 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Гаиләдә бишенче бала булып туган Корбангали абыйның да балачагы авыр елларга барып тоташа.

7-8 яшьләрдә үк чабата үрә, күн итек тегә, колхозда көтү көтә. Югары Утарда җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң 13-14 яшьләрдә үк ныклап эшли башлый: җир сукалый, урман чыгарырга йөри. 1950-1955 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән соң  «Победа»  колхозына эшкә урнаша.  Төрле төзелешләрдә намуслы хезмәт куя,  25 ел  өлкән бригадир булып эшли.  Кайда гына эшләсә дә, башкарган хезмәтен җиренә җиткереп үти. Тормыш иптәше Зөлфия апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә 13 оныгы, 17 оныкчыгына кадерле әби-бабай булып,   балалары тәрбиясендә хәерле, имин гомер кичерәләр. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев