Хезмәт шартларын бәяләү мәҗбүри
Район прокуратурасы Яр Чаллы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең зона эшче төркеме белгечләре белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Саба сөт комбинаты” җәмгыятендә үткәрелгән тикшерүләр вакытында хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады.
Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнергә тиеш. Аның төгәл датасы күмәк хезмәт килешүендә күрсәтелә. Әмма сөт комбинатында айның беренче яртысы өчен хезмәт хакы түләнми. Әйтик, 2019 елның гыйнвар аена 2,239312 миллион сум хезмәт хакы исәпләнгән. Шуның 1,258586 миллион сумы гына ай беткәнче түләнгән. Февраль аенда да шушы хәл күзәтелгән. Март аенда эшчеләргә барысы 502 мең сум хезмәт хакы бирелгән. Февральнең икенче яртысы өчен түләнмәгәне 1 мартка 1,5 миллион сумнан артыкны тәшкил итә. Хезмәт кодексы нигезендә отпуск акчасының түләүле ял башланганчы 3 көн алдан бирү тәртибе дә сакланмый. Әйтик, М.Сәлаховка 2019 елның 29 гыйнварыннан 15 февральгә кадәр ял бирелгән, ә отпуск акчасын ул 11 мартта гына алган. Шул ук вакытта прокуратурага алынган аноним хатта язылганча, комбинат эшчеләренең Татарстандагы “минималка”дан кимрәк хезмәт алуы факты расланмады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Саба сөт комбинаты” җәмгыяте директорына карата административ эш кузгатылып, материаллар тиешле чара күрү өчен ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Моннан тыш эш бирүче эшчеләр мәнфәгатьләрендә хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрүне дә тәэмин итәргә бурычлы. Тикшермәгән өчен эш бирүчегә штраф яки эшчәнлекне туктатып тору куркынычы яный. Әлеге процедура эш урыннарына карата зарарлы, куркыныч җитештерү факторлары ачыклау өчен кулланыла. Шуңа да карамастан, сөт комбинатында 80 эш урынын махсус бәяләү үткәрелмәгән иде. “Эко Старт” җәмгыяте белән килешү нигезендә әлеге чараны үткәрү вакыты 2018 елның 31 октябрендә үк чыккан. Нәтиҗәдә предприятие җитәкчесенә карата Хезмәт кодексының 5.27нче маддәсе 2нче бүлеге буенча да эш кузгатылды.
Ләйсән Гаффарова,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев