Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтне саклауга салкын караш

Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүче үз хисабына билгеләнгән нормаларга туры китереп, эшче­ләрне махсус эш киеме, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, вакытында алыштырырга тиеш. Махсус киемнәрен юу да эш бирүче хисабына башкарыла. Шуңа да карамастан, район прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында үткәрелгән тикшерүләр әлеге таләпләрнең үтәлмәвен күрсәтте.

Эшчеләргә шәхси саклану чаралары алү өчен бирелгән карточканың тиешенчә тутырылмаганлыгы ачыкланды. Аларда тармак нормалары исемнәре һәм пункты, шулай ук сертификат номерлары күрсәтелмәгән, эш киемнәре тулы күләмдә бирелми. Хезмәт кодексының 213нче статьясы нигезендә эшкә кергәндә һәм регуляр рәвештә медицина тикшерүе узарга тиешле кешеләр исемлеге расланмаган, журналда яки башка документларда кемнәрнең табибларда булганлыгы турында мәгълүмат күрсәтелмәгән. Контроль булмаганлыктан, эшчеләрнең барысы да медицина тикшерүе узмый. Кешеләрне эшкә алганда аларның медицина тикшерүе үтмәве хезмәт кодексы таләпләрен тупас бозу булып тора.

Россия Хезмәт министрлыгы боерыгы белән расланган “Төяү-бушату эшләре һәм йөкләрне урнаштыру кагыйдәләре” нигезендә күтәрү механизмнарында троссны ычкынып китүдән саклагыч йозаклары юк ыргаклар кулланырга тиеш булмаса да, “Мичән” хуҗалыгында әлеге таләп тә үтәлми. Шулай ук газ белән эретеп ябыштыру аппаратларында да саклагыч япкычлары булмаган баллоннар кулланыла. Газ баллоннары редукторларына пломбаланмаган монометрлар беркетелгән. Аларның циферблатларында чик басымны күрсәтүче кызыл сызык һәм аның тикшерү узганлыгына штамп юк.

Федераль закон нигезендә эш бирүче хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре белән эшчеләрне язмача таныштырырга бурычлы. Шуңа да карамастан тракторчы Хафизов һәм бозау караучы Нотфуллинаның карточкаларында моны раслаган имзалар куелмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Саба” җәмгыяте җитәкчесенә карата административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 5.27нче маддәсе буенча эш кузгатылып, материаллар тиешле чара күрү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде. Моннан тыш җитәкче адресына хезмәт законнарының үтәлмәве сәбәпле килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү һәм алга андый кимчелекләрнең кабатланмавына юл куймау таләбе белән 4 язмача прокурор тәкъдиме кертелде.

Ләйсән Гаффарова, район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев