Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган гомер

Бу көннәрдә Язлы Арташ авылында яшәүче Миннур Зәйнулла кызы Шәйдуллина һәм Шәмәрдәндә гомер итүче Рәшит Зиннәт улы Төхвәтуллин 90 яшьлек олуг юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.

Миннур Шәйдуллина Олы Нырты авылында туган. Аның балачагы да авыр сугыш елларына туры килә. Ир-егетләр сугышка китү сәбәпле, колхоздагы авыр эшләр яшүсмерләр җилкәсенә кала. Туган авылында IV cыйныф белем алганнан соң Олы Ныртының сарык фермасында эшли башлый. 14-15 яшьләрдә Албай урманын кисәргә җибәрәләр. Балык Бистәсе районының балык эшкәртү цехында да эшләргә туры килә. Аннан кайткач Олы Нырты авылында яңадан сарыклар карый. 1961 елда Язлы Арташ авылы егете Мөбарәкҗан Шәйдуллин белән гаилә корып, ике малай үстерәләр. Хәзерге көндә уллары гаиләсе тәрбиясендә, үз аягында йөри алганга шөкер итеп, имин картлык кичерә.

Рәшит Төхвәтуллин Арча районы Наласа авылында туган. 1935 елда алар гаиләләре белән Шәмәрдәнгә күченәләр. Ул яшьтән эш тәмен белеп үсә: күршеләренең казларын саклаган өчен аңа көн саен 1 стакан сөт белән түлиләр. Сугыш чорында абыйлары белән Ашлык хәзерләү пунктында (заготзерно) эшли. Кичке мәктәптә укый. 1952 елда Казан азык-төлек товарлары техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Бавлы районының икмәк пешерү заводына баш механик итеп эшкә җибәрелә. 1958 елда юллама белән Таҗикстанга эшкә китә. Шул ук вакытта Мәскәү азык-төлек сәнәгате һәм Калининград судотөзелеш институтларын тәмамлый. 1959 елда гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1992 елга кадәр Дүшәмбе шәһәрендә эшли, шул елны Шәмәрдәнгә күченеп кайталар. Тормыш иптәше вафат. Аның 4 оныгы, өч оныкчыгы бар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев