Хөрмәтнең зурысы –ветераннарга
Көзгә таба урман хуҗалыкларында да эш күзгә күренеп җанлана. Агач утырту вакыты. Саба урман хуҗалыгында да шул минутта үзеңә кирәкле кешене табуы кыен, кызыксынсаң, “посадкада” дигән җавап ишетәсең. Шулай да кызу эш вакыты сентябрьнең 3нче якшәмбесенә туры килгән һөнәри бәйрәмгә комачауламый. Лесхозда Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар дүшәмбедән үк башланды.
Иң элек “Саба урманчылыгы” дәүләт казна һәм “Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре бүләкләнде. Коронавирус пандемиясе урман хуҗалыгына да төзәтмәләр керткән. Кешеләр күпләп җыелмасын өчен, барлык бүлекчеләрдә аерым чаралар уздырганнар. Алдынгы белгечләргә Министрлыкның һәм хакимиятнең Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган. Чараларда шулай ук районның иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Кичә исә Лесхозда урманчы ветераннарны хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә чакырылган 33 кешенең барысы да моңа лаек. Быел Саба урман хуҗалыгы 25 августка дәүләт урман фондында – 141, ерганаклы буш урыннарда 1600га якын гектарда (шул исәптән террасалау юлы белән) агач утырту, 62 гектарда яшь үсентеләрне тәрбияләү эше башкарган, 56630 кубометр агач чыгарган, 25335 кубометр эшкәрткән икән, югары күрсәткечләргә алшартлар әзерләүдә ветераннарның да өлеше зур. “Мин Иштугандагы түбәнге складта баш бухгалтер булып эшләгәндә коллективның 170тән арткан чаклары булды. Ай саен Украинага – 60-65 вагон такта, Үзбәкстанга – колга, Красная Полянага 20-40 вагон фанера ясау өчен каен агачы төяп озата идек. Сиксәненче елларда яңа эстакадага күчкән идек. Үз вакытында Иштуган цехында җитештерүчәнлек югары булды. Бер чор кешеләре белән эшләргә җайлырак иде. Җитәкчеләрдән дә уңдым, 34 ел эшләп барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булдым. “Лесхозга Нургали Миңнехан улы җитәкчелек иткән дәвердә үк Иштуган газы-суы кергән, социаль учреждениеләре булган компактлы бистәгә әйләнде. Бу кайгыртучанлыкның нәтиҗәләрен әле дә тоябыз”,– дип сөйләде Любовь Варламова.
Ветераннарны башта дендрология бакчасына алып бардылар. Гид ролен бакча директоры Гөлгенә Зөбәерова үтәде. Биредә быел “Ябалакта кунакта” дигән әкияти парк барлыкка килгән. Кошлар, җәнлекләрдән тыш, Тукайның “Шүрәле”сендәге, “Кәҗә белән сарык” әкиятендәге күренешләрне гәүдәләндергән сыннарга кадәр ясап куйганнар. Әйләнә торган Убырлы карчык йорты да, теләкләр әйтү урыны да бар. Кыскасы, парктагы хәйран калырлык хикмәтләрне үз күзләрең белән барып күрсәң яхшырак. Читтән скульптор чакырмаганнар, барысы да урманчыларның үз хезмәт җимеше. “Күргән юк иде әле, бик тә соклангыч парк булды бу”,– дип кичерешләрен белдерде Ленин урманчылыгыннан килгән Наҗия Галимова. Ветераннары белән даими элемтәдәге оешма –көчле коллектив. Өлкәннәрнең белеме һәм намуслы хезмәте аркасында урманчыларның гореф-гадәтләре саклана, бу исә хуҗалыкны уңышлы үстерүгә ярдәм итә.
- Быел Лесхоздагы селекция-орлыкчылык үзәгендәге теплицаларга 8 миллион данә нарат, 1 миллион чыршы, 2,2 миллион данә каен һәм 800 мең данә сары сәрви агачы орлыгы чәчелгән.
Васил Гыйззәтуллин,"Саба урман хуҗалыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы:
– Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәттәшләремне ветеранарны Урман хезмәткәрләре көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Һөнәри бәйрәмне 490 кешене берләштергән зур коллектив белән тармак эшчәннәре алдына куелган бурычларны үтәп каршылыйбыз. Урманнарны кабат торгызу, саклау, җитештерү күрсәткечләре үтәлә. Язмышын урман хуҗалыгына, аны үстерүгә, саклауга бәйләүчеләр һәркайсы күңеле, җаны белән табигатькә бирелгән кешеләр. Халыкның кәефе, балаларыбызның сәламәтлеге әйләнә-тирә мохитнең торышына бәйле. Урман хуҗалыгы эшчеләре башкарган хезмәтнең билгеләнеше елдан-ел мөһимрәк була бара. Бәйрәм белән! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев