«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары - «PREMIUM» Халыкара конкурсы җиңүчеләре
4 февраль көнне Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Администрациясе, МКУ «Буа муниципаль районы мәдәният бүлеге» ярдәме һәм «РИТМ» халыкара фестиваль үзәге белән берлектә «PREMIUM» Халыкара конкурсы узды.
Бу бәйгедә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары Нуриева Наилә, Шамилова Алисә, «Тамчы» вокаль ансамбле (җит. Харрасова Л. А.), Габизов Илсаф, Хафизов Нияз, «Наз» ансамбле (җит. Харрасов Р. С.) һәм «Яшьлек» бию коллективы (җит. Мубаракзянова А. З.) катнаштылар.
Бәйгенең нәтиҗәләре:
«хореография» номинациясендә:
-«Яшьлек» бию коллективы (җит. Мубаракзянова А.З.) – Iнче дәрәҗә Лауреаты.
Мубаракзянова А.З. кубок һәм «Иң яхшы хореограф» дипломы белән бүләкләнде,
«вокал» номинациясендә:
-Нуриева Наилә (җит. Харрасова Л.А.) - Iнче дәрәҗә Лауреаты;
-«Тамчы» вокаль ансамбле (җит. Харрасова Л.А.) - IIнче дәрәҗә Лауреаты;
-Шамилова Алисә (җит. Харрасова Л.А.) - IIIнче дәрәҗә Лауреаты.
Харрасова Л.А. кубок һәм «Иң яхшы укытучы» дипломы белән бүләкләнде,
«инструменталь башкару» номинациясендә:
-«Наз» ансамбле (җит. Харрасов Р.С.) - IIIнче дәрәҗә Лауреаты;
- Габизов Илсаф (җит. Харрасов Р.С.) курай - IIIнче дәрәҗә Лауреаты;
- Хафизов Нияз (җит. Харрасов Р.С.) баян - Iнче дәрәҗә Дипломанты;
- Габизов Илсаф (җит. Харрасов Р.С.) баян - IIIнче дәрәҗә Дипломанты.
Катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! (Мәдәният бүлеге)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев